Арча районының Казан ханлыгы чорында ук билгеле булган Комыргуҗа авылында туган (хәзерге Әтнә районы), 13 яшеннән ерак Донбасстагы шахтада эшли башлаган Гали Дәүлиев яу кырында оста командир буларак таныла. Бары тик 1944 елның февраль-август айларында гына да Кызыл Байрак, Александр Невский, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнүе шуңа дәлил. 5 нче укчы дивизиянең 190 нчы укчы полкы составындагы 6 нчы батальон командиры капитан Дәүлиевне Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү көне – 4 август. Боерыкны имзалаучылар – 3 нче армия командующие генерал-полковник Александр Горбатов, Хәрби Совет әгъзасы генерал-майор Иван Коннов һәм штаб башлыгы генерал-майор Макар Ивашечкин.
Сугыштан соң майор Гали Дәүлиев туган ягына әйләнеп кайта һәм республиканың эчке эшләр органнарында хезмәтен дәвам итә. 22 ел дәвамында ТАССР Эчке эшләр министрлыгының үзе оештырган Ведомстводан тыш сак хезмәте белән җитәкчелек итеп, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. 40 елдан полковник чинында отставкага чыга. Гел чын кеше булып кала, кул астындагыларны кимсетми, намусына тап төшерми.


