Корпункт:
Рәсәйдә чик саклау хезмәте 1918 елның 28 маенда оештырыла.
1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.
Бәйрәм уңаеннан Әтнә районы территориясе буйлап әфганчылар советы оештырган автоузыш үтте. Чараның үзәге – чик сакчылары хөрмәтенә ачылган махсус обелиск булды.
Чик сакчысы булып хезмәт иткән райондаш егетләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телибез. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!