Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

«Без – Тукайлы халык» Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары.

Корпункт: 

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без – Тукайлы халык» исеме астында Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары булып узды. Бөек Тукайның 129 еллык юбилеена багышлап оештырылган иде әлеге чара. Габдулла Тукай укуларын Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миңнефарович ачып җибәрде. Казаннан да бик күп кунаклар килгән.

Әтнәдә "Һәйкәлләргә юл" көне.

Корпункт: 

Әтнә районы Мәңгәр урта гомуми мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл, сугыш чорында Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән латышларга куелган обелиск территориясендә өмәләр үткәрделәр.

“Батырларның даны мәңгелек” китап дөнья күрде.

Корпункт: 

Әтнә районы Комыргуҗа авыл җирлеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Биредә сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүматлар тупланды. Комыргуҗа авылы китапханәчесе Хакимуллина Рәзинә, Ш. Мәрҗәни музее җитәкчесе Зиннатуллина Зилә һ.б. бу эшкә зур өлеш керттеләр. Китапка барысы 95 истәлек-хатирә урын алган.

Әтнәдә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Эрудит" бәйгесе узды.

Корпункт: 

Мәгариф бүлеге, Укучылар йорты бик яхшы чара оештырганнар. Бу юлы ул Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга көндәшләрен җиңеп, 3 балл туплаган командалар чыкты. Дөрес, Әтнә районы Күңгәр һәм Мәңгәр командалары арасында өстәмә уен уздырырга туры килде. Финал уеннары бик кызу булды. Монысында һәр командадан сорау саен берәр уенчы катнашты. Күңгәрнең өстенлеге сизелерлек иде, хаклы рәвештә I урын яуладылар. II урынны Бәрәзә мәктәбе алды, III урын ияләре – Яңа Шашы мәктәбе.

Әтнәдә мәктәп укучылары агач утырттылар.

Корпункт: 

Әтнә районы Күңгәр укучылары “Ашыт” сакланышы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп территориясендә чыршы, нарат, юкә агачлары утырттылар. “Ашыт” сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров һәм инспектор Рәшит Әхмәтҗанов мәгариф бүлеге каршына килеп туктап, машина кузовын ачып җибәрүгә, аларны мәгариф хезмәткәрләре чолгап алды. Арбада 1500ләп агач үсентесе кырын ята иде. Мәктәпләрнең һәрберсе аларны бүлешеп, алып кайтып китте. Ә күп өлеше “Ашыт” хезмәткәрләре белән бергә Күңгәр мәктәбенә юл алды. Биредә мәктәп директоры Наил Габидуллин һәм VIII, X сыйныф укучылары агач утыртырга чыктылар.

Әтнә районы “Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан данлыклы Әтнә ягы көрәшчесе Бәрәзә Хафиз истәлегенә көрәш бәйгесе үтте.

Корпункт: 

Әтнә районы “Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан данлыклы Әтнә ягы көрәшчесе Бәрәзә Хафиз истәлегенә 25 апрель көрәш бәйгесе үтте.Монда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәкләр көч сынашты. Бәйгедә Әтнә, Арча, Биектау командаларыннан тыш Мари Иленең Йошкар - Ола, Морки, Бәрәңге районнарыннан, республикага танылган көчле көрәшчеләр биргән Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, районнарыннан һәм Казаннан көрәшчеләр катнашты. Баш хөкемдар РСФСРның спорт остазы Марсель Харис улы Хайдаров булды.

"Давылларда сыгылмас гөлләр"

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әлы Әтнә мәктәп китапханәсендә "Давылларда сыгылмас гөлләр" исемле тәрбия сәгатьләре үтә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларга патриотик тәрбия бирү; сугышта ирләр белән беррәттән көрәшкән хатын-кызларның батырлыгын күрсәтү. Розалия Камиловна тәкъдим иткән әсәрләрдәге хатын-кызларның батырлыгы сокланырлык. Шулай “Сугыш эзләре буйлап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган һәм аңа күзәтү үткәрелә.

25 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай бәйрәме” булып узды.

Корпункт: 

25 апрель көнне ел саен үткәрелә торган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай бәйрәме” быел да Әтнә дәүләт драма театры бинасында зур чара булып узды. Монда шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итүчеләр, Тукай үрнәгендә һәваскәр язучылар үзләренең шигьри юлларына салынган саллы фикерләре белән уртаклаштылар.

25 нче апрель көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшьләр эстрада сәнгатенең Пирамида күңел ачу комплексында 15нче «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булып узды.

Корпункт: 

25 нче апрель көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшьләр эстрада сәнгатенең Пирамида күңел ачу комплексында 15нче «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булып узды. «Созвездие – Йолдызлык» конкурсына эләгү- һәр башкаручының һәм коллективның иң зур теләге. Хыялларын тормышка ашыру өчен яшь артистлар вакытларын репетицияләрдә үткәрәләр, төрле чараларда катнашып, осталыкларын чарлыйлар. Безнең Әтнә районынның яшь талантлары: Айзат һәм Айзилә Хидиятуллиннар конферанс номинациясендә кече группада 1нче урын яуладылар.

“Әтнәдә сыерчыклар да 70 еллыкны каршылый”.

Корпункт: 

“Әтнәдә сыерчыклар да 70 еллыкны каршылый”. Әтнә районы Ары авылындагы Фидаил Кадимов яшь буында патриотик хис тәрбияләү максатыннан шундый сыерчык оясы ясаган. “Бөек Җиңү бәйрәменнән соң илебезгә 69 тапкыр сыерчыклар килеп киткәннәр, бу хәвефне алар да күргәннәр...”-ди Ф.Кадимов.