Корпункт:
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без – Тукайлы халык» исеме астында Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары булып узды. Бөек Тукайның 129 еллык юбилеена багышлап оештырылган иде әлеге чара. Габдулла Тукай укуларын Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миңнефарович ачып җибәрде. Казаннан да бик күп кунаклар килгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан милли идарә җитәкчесе Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, КФУдан Юсупова Нурфия Марс кызы, Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Юсупов Айрат Фаик улы кебек галимнәр, балалар шагыйрәсе Шарапова Йолдыз апа, “Тукай Фонды” Президенты Гыйлемханов Риман Солтан улы һ.б. Конкурс 5 төркемдә барды. Бәйгедә катнашучылар арасында Азнакай, Актаныш, Тәтеш кебек ерак районнардан килүчеләр дә бар иде. Әтнә районы Иске Өҗем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ситтигуллина Әдилә бу конкурсның “Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге” номинациясендә катнашып, 1 урын яулады. Җитәкчесе – Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы. Төшке аштан соң Г. Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплекы белән таныштык. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Арча сәнгать мәктәбендә белем алучыларның моңлы җырлары, дәртле биюләре белән аралашып барды.