Корпункт:
Кулле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда мәктәп укучылары өчен “Сугыш хатлары” дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен музейда саклана торган өчпочмаклы солдат хатларыннан күргәзмә оештырылды. Мондый истәлекләр белән яшь буын бик кызыксына. Бер уңайдан почта тарихы белән дә таныштылар. Чара ахырында укучылар үзләре дә хат язып, аны өчпочмаклы итеп төреп карадылар.



