Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

“Әтидән акча алып кинога керәсем килде”

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы башланган көнне, 1941 елның 22 июнендә, көндезге сәгать 12.00дә якты дөньяга аваз сала Резида апа Габидуллина. Сугыш чоры баласы... Аларны ике төркемгә бүлеп була: әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан һәм “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән, сугыш кырларында ятып калганнарның ятим калган балалары.

«Сезнең тормыш – үзе батырлык!»

Корпункт: 

«Сезнең тормыш – үзе батырлык!» дип исемләнгән фестивальнең чираттагысы Кышлау авыл җирлегендә үтте. Ватанны саклаучылар һәм бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында игълан ителгән бәйге-фестиваль дәвам итә. Әлеге кичәдән фоторепортаж.

Иске Өҗемдә буыннар алмашы

Корпункт: 

Бабайсы Бөек Ватан сугышында катнаша, әтисе һәм абыйсы совет һәм Россия армиясе юлларын уза, ә үзе махсус хәрби операция зонасында ул. “Яшәү шартлары зарланырлык түгел, районнан гуманитар ярдәмне дә һәрдаим алып торабыз”, – диде махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Радмир Тимергалиев. Аның белән туган нигезендә, Иске Өҗем авылында очраштык. Башта Иске Өҗем мәктәбендә эшләүче әнисе Венера ханым белән элемтәгә кердек.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Күәм урта мәктәбе укучылары зур концерт оештырды

Корпункт: 

Күәм урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәме уңаеннан «Бөек җиңүгә илткән юл» дигән концерт белән чыгыш ясадылар. Ватан сугышы тарихына багышланган бу мәдәни чарада мәктәп укучылары патриотик җырлар, биюләр, шигъри композицияләр белән тамашачыларны сокландырды. Концерт программасы Бөек Җиңүнең истәлеген мәңгеләштерү, яшь буынга ватанпәрвәрлек рухын агару һәм тарихи хәтерне саклау максатыннан торды. Күәм авылы мәдәният йортында уздырылган бу чара шулай ук мәктәпнең патриотик тәрбия эшчәнлегендә зур роль уйный.

Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей медале — дан һәм хөрмәт символы

Корпункт: 

Күлле Киме авыл җирлеге тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы медальләре белән бүләкләнде. Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чара үтте. Сугыш чоры авырлыкларын башынан үткәргән, тылда хезмәт итүче һәм җирле халкына ярдәм күрсәткән дүрт тыл ветераны — Асия Солтанова, Рәйсә Кушаева, Гөлсәгыйдәт Фазуллина, Зәйнәп Галиева — юбилей медальләре белән бүләкләнделәр. (Зәйнәп апа Галиева Бахтачы авылыннан, хәзерге вакытта балаларында тәрбияләнә). Аларның батырлыгы һәм тылдагы фидакарь хезмәте бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора.

"Сугыш чоры ядкарьләре"

Корпункт: 

Әтнә туган якны өйрәну музее хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп укучылары учен “Сугыш чоры ядкарьләре” дип исемләнгән мәдәни - белем бирү программасын такъдим ителде. Әлеге җитди чарада аңлатма белән тематик күргәзмә һәм сугыш чорына караган район тарихыннан мәглүматлар урын ала. Ахырдан катнашучылар өчен Җиңү билгесе - Георгий тасмасын эшләү буенча осталык дәресе үткәрелде.

«Батыр егет - ил күрке!»

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел - Ватанны саклаучылар елын тантаналы төстә ачып җибәрү максатында, Олы Мәңгәр мәдәният йортында, мәктәп һәм балалар бакчасы балалары һәм укытучылары коллективы тарафыннан «Батыр егет - ил күрке!» исемле бик матур бәйрәм чарасы булып узды.

Батыр егет - ил күрке

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел - Ватанны саклаучылар елын тантаналы төстә ачып җибәрү максатында, Олы Мәңгәр мәдәният йортында, мәктәп һәм балалар бакчасы балалары һәм укытучылары коллективы тарафыннан «Батыр егет - ил күрке» исемле бик матур концерт булып узды.

Назирә апа Баязитовага 90 яшь

Корпункт: 

Тормышта ачык күңелле, йөзләреннән ихласлык бөркелгән кешеләр була. Аларның ягымлы карашларыннан йөрәкләр җылынып, тынычланып, тирә-як яктырып киткәндәй тоела.

«Сугыш беткән!»– диде...

Корпункт: 

Ышанмадым. Кабатлап әйттердем. Башым әйләнеп китте. Шуннан соң күпме вакыт узгандыр, амбар янында әллә нәрсә булды, урам чатларында әллә нәрсә булды: дөнья бетереп йөгерергә, ачыргалы-сөенечле тавыш белән кычкырырга тотындылар: Сугыш беткән! Сугыш беткән!! Сугыш беткән!!!