Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев
Олы Шыңар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев өчен 2015 ел аеруча истәлекле.
Олы Шыңар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев өчен 2015 ел аеруча истәлекле.
Ким урта мәктәбенең укутыче Борис Андриянов җитәкчелегендәге эзләнү Спас районын отряды "Булгар"элеккеге фашист концлагерьлары тоткыннарын эзләү эшен дәвам итәләр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан “Безнең кадерле ветеран” дигән Республика социаль–гуманитар проекты старт алган иде. Ул сугыш, тыл ветераннары һәм инвалидлары өчен дәвалау учреждениеләрендә махсуслаштырылган палаталар булдыру һәм аларга иң уңай шартлар тудыруны күз алдында тота.
Минем әнием Зоя Степановна Кладовага 1914 елны туды. Ул хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр тормыш юлын үткән кеше. Аның турында бераз сөйлисем килә.
Сугыш артистларны да читләтеп үтмәгән. Күбесе кулына мылтык тотып, дошманга каршы сугышкан. Икенчеләре фронтта, тылда, госпитальләрдә концертлар куйган. Бу да үзенә күрә зур батырлык булган. Чөнки алар пулялар яңгыры астында да калган, авырлыкларны да кичергән, ачлык ачысын да татыган. Шушы чорны, җырларын искә төшереп, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү йөзеннән ветеран җырчылар республика районнарында концертлар белән чыгышлар ясый.
15 февраль көнне Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көн һәр ел саен Кызылтау урта мәктәбендә зурлап билгеләп үтелә. Быел да шагыйрьнең биографиясен, шигырьләрен искә төшереп “Гомерем минем серле йомгак булып...” дигән темага кичәне тарих укытучысы Гайнуллина Гүзәл Харун кызы үткәрде.
Белем һәм тәрбия бирү системасына нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Үсеп килүче буында туган илне ярату, халкың белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан, Яңа Кенәр балалар бакчасында билгеле бер эш системасы булдырылган. Биредә Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңүгә әзерлек чаралары күпкырлы, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, мавыктыргыч итеп төзелә.
Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна тарафыннан “Память” сайты ачылды. Сайт патриотик тәрбия буенча социаль проект барышында берничә ел дәвамында тупланган мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән.
27 январь көнне М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызыл-Тау урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата 7 класс укучылары тарафыннан “Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы...” дигән тема астында әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Кичә барышында укучыларны хәтер китаплары, үзебезнең яклардан сугышка китүче, сугыштан кайтучы авылдашларыбыз белән таныштырылды.
Иске Йомралы мәктәбенең “Мирас” музей бүлмәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Биредә авылдашларыбыз Мозаффаров Мөхәммәт Гаптелгазизов улының фронттан язылган хатлары, Зиганшин Хәттап бабайның союзниклар бүләк иткән ботинкалары, Берлинны алуда катнашкан Дәүләтшин Хәмидулла бабайның орден-медальләре иң кыйммәтле экспонатлар булып тора. Моннан тыш, биредә Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы ярдәмче фонд материаллары-сугыш ветераннарының истәлекләре тупланган альбомнар, рефератлар, сочиненияләр урын алган.