- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Белем һәм тәрбия бирү системасына нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү иң мөһим бурычларның берсе булып тора.
Үсеп килүче буында туган илне ярату, халкың белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан, Яңа Кенәр балалар бакчасында билгеле бер эш системасы булдырылган. Биредә Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңүгә әзерлек чаралары күпкырлы, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, мавыктыргыч итеп төзелә.
Февраль аенда өлкән һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары авыл китапханәсендә булып, ветераннарның сугышчан юлына багышланган күргәзмә белән танышып кайтты. Шулай ук музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләр тарафыннан “Җиңүгә илткән җырлар” дип аталган җыр конкурсына балалар кызыксынып әзерләнде. Бәйрәмгә авылыбызда гомер итүче сугыш ветераны Шәрипов Тәлгать, отставкадагы авиация капитаны Гатауллин Гыйниятулла, отставкадагы авиация майоры Ибраһимов Фердинант катнашты. Малайларның хәрбиләрчә төз атларга тырышып, солдат җырларына марш атлап барулары, кызлар башкаруында хәрби биюләр кунакларның күңелләренә хуш килде.
Соңыннан ветераннарның аңлаешлы итеп ил язмышын үз язмышлары белән бәйләп бәян итүләре, балаларыбызның батырларның орден-медальләре белән кызыксынулары яшь буынның күңеленә изгелек орлыклары салмый калмас. .
Өлкән тәрбияче Идиятуллина Л.Ф