Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан “Безнең кадерле ветеран” дигән Республика социаль–гуманитар проекты старт алган иде. Ул сугыш, тыл ветераннары һәм инвалидлары өчен дәвалау учреждениеләрендә махсуслаштырылган палаталар булдыру һәм аларга иң уңай шартлар тудыруны күз алдында тота.
Безнең Арча үзәк хастаханәсендә дә шундый дүрт палата бар. Икесендә хәзерге вакытта өч тыл ветераны дәвалана. Палаталарның берсе хирургия, икенчесе йөрәк–кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгендә. Ишектән керүгә үк алардагы уңайлылык күзгә ташлана. Икесе дә ике урынлы. Чиста, якты, җылы, иркен. Шунда ук юыну урыны, салкын, җылы суы, күпфункцияле ятаклар, озак урын өстендә яту сәбәпле тән тишелмәсен өчен махсус матрацлар, өстәл, кием–салым шкафы, урындыклар, телевизор, радио, сәгать, суыткыч, чәйнек, чәй сервизы, урыннан тормыйча гына табиблар, шәфкать туташларын чакырту өчен махсус төймә һәм башкалар. Ә калган икесе төзекләндерелә (хастаханәнең шушы палаталар урнашкан өлешендә төзекләндерү эшләре бара). Душ һәм бәдрәф аларының үзләрендә үк булачак.
— Әлеге палаталарда сугыш һәм тыл ветераннары дәвалана, — ди дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Венера Кәримова. — Моннан тыш ветераннарга амбулатор ярдәм дә күрсәтелә. Поликлиникада алар чиратсыз участок табибларына күренә. Ә йөри алмасалар, табиблар өйләренә бара. Авылларга да чыгалар. Шунда ук анализлар алына, УЗИ үткәрелә. Стационарда дәвалау таләп ителсә, хастаханәгә алып киләләр. Аннан хастаханә хезмәткәрләре, шулай ук өйләренә барып, тулысынча диспансерлаштыру үткәрделәр. Бу чаралар Җиңүнең 70 еллыгы белән генә бәйле түгел, һәрвакыт бара һәм барачак.
Хирургия бүлегендә ятучы Анна Шаронова операциядән соң. Янында кызы Татьяна.
— Әнигә 86 яшь. Тумышы белән Төбәк Чокырчадан. Хәзер Арча станциясендә минем белән яши. Сугыш елларының барлык авырлыкларын да башыннан кичергән. Гомере буе тимер юл хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Әле әйбәт кенә йөреп тора иде. Менә авырып китте. Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы белән бик авыр хәлдә алып килдек. Хәле бераз яхшырды инде. Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт. Яхшы итеп карыйлар. Бик ягымлылар. Уколларын да кадыйлар, тиешле даруларын да бирәләр, УЗИга да төшерделәр. Өлкәннәр өчен иң кыйммәтлесе—игътибар һәм ихтирам. Палатада уңайлы, бөтен шартлар тудырылган. Чиста. Мондый мөгаләмәдән без бик канәгать, — ди тыл ветеранының кызы Татьяна.
Икенче палатада ятучылар белән бик аралашып булмады. Берсе Арча, икенчесе Саба районыннан. Икесе дә инсульттан соң. Өч секцияле ятаклар да шушы палатада.
«Безнең кадерле ветеран» проекты 3 этапта барды. Өченче соңгы этабы быелның маена кадәр дәвам итәчәк. Хастаханәдәге махсуслаштырылган палаталарның торышы белән танышу, алардагы авыруларның хәлләрен белү максатыннан анда район җитәкчеләре дә, яшь гвардиячеләр дә булды. Шушы көннәрдә генә район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов булып китте.
— Хастаханәдә ветераннар өчен булдырылган уңайлыклар белән таныштык. Канәгать калдык. Моның өчен республика, район, хастаханә җитәкчеләренә, хастаханә персоналына зур рәхмәт. Авыллардагы ветераннар оешмалары җитәкчеләренә, чордашларына, авылдашларына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм, авыруның хәлен дә белеп китсәләр, бик яхшы булыр иде. Аларга иң беренче чиратта игътибар кирәк, —диде Альберт Җамалиев.
— Мондый мөнәсәбәт юбилей кысаларында гына түгел, һәрвакыт булсын, —дип өстәде Ринат Һидиятов. — Сугыш чоры балаларына да игътибарны көчәйтергә кирәк.
Гөлсинә Зәкиева