Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Саклау- Башның башлангыч классында ачык тәрбия сәгате узды. https://edu.tatar.ru
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Саклау- Башның башлангыч классында ачык тәрбия сәгате узды. https://edu.tatar.ru
Петровка авыл китапханәсендә 20 февральдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы hәм Ватанны Саклаучылар коненә карата Мәдәният Йорты белән берлектә «Кичер, кайта алмавымны» дигән темада әдәби-музыкаль кичә үткэрелде.
“Олимп”спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган X Татарстан укучылар спартакиадасының зона турниры уеннары үткәрелде, анда баскетболчы кызларыбыз җиңеп чыкты, ә егетләр икенче урынны алды.
Ләшәү-Тамак мәктәбе башлангыч класс укучылары өчен татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, "Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дигән бердәм дәрес үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр.
Әлмәт мәктәбе 6 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре Галиева Лилия Әзhәт кызы белән сугыш ветераны Рамазанов Зәки бабай белән очрашуда булдылар. Ветеран узенең сугыш елларында күргән авырлыклар турында сөйләде, балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. https://edu.tatar.ru
Азалак мәктәбе 7 нче класс укучылары татар әдәбияты дәресендә Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. https://edu.tatar.ru
Азалак мәктәбе башлангыч класс укучылары "Рәхмәт сезгә ,тыл ветераннары!" дигән класс сәгатендә ветераннарга багышланган альбом белән таныштылар.
Азалак мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре Хакимова Гөлнара Фарисовна белән сугыш ветераны Хамидуллин Самигулла абый белән очрашуда булдылар. https://edu.tatar.ru
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев 28 мартта район Мәдәният йортында Арча шәһәрендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырды. Ул аларга ил өчен иң авыр еллардагы фидакарьлекләре өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, имин тормыш теләде. "Арча хәбәрләре" газетасы
Сугыш башлангач, безне, 6—7 кызны күрше авылга солдат һөнәренә өйрәтергә алып киттеләр, — дип сөйли Кызылъярдан Маһирә Шәрипова. Икесенә сугышка повестька килә. Сугышны ишетеп кенә белгән Маһирә аның коточкыч нәрсә икәнен төшенеп тә җитмичә фронтка китә. Яшьлеге белән куркуны да белмәгән, буйга кечкенә генә ябык кызының чит җирләргә сугышка чыгып китүенә әнисе бик борчыла. Исән кайта алмас, шунда бетәр, дип телгәләнә ана йөрәге. Маһирә 6 яшендә әтисез кала. Өч кыз туган, бер малай үсә алар.