Корпункт:
Ким урта мәктәбенең укутыче Борис Андриянов җитәкчелегендәге эзләнү Спас районын отряды "Булгар"элеккеге фашист концлагерьлары тоткыннарын эзләү эшен дәвам итәләр.
Терле газетләр битләрендә без моның турында берничә тапкыр язган идек инде. Бу эштә кайбер яңалыклар бар. Мәсәлән, күптән түгел эзләнүчеләр элекке хәрби тоткын Иван Трусовның улын тапканнар. Ул 1941 елда әсирлеккә эләгеп, сугыш беткәнче шунда була. Аның 1945 елның 1 апрелендә, бомбага тоткан вакытта һәлак булуы турында үзенең истәлекләрендә дусты язып калдырган (бу язма шулай ук документлар арасыннан табыла). Ул иренең язмышы турында Иван Трусовның хатынына сөйләргә теләгән, әмма аны таба алмаган. Ә улы Александр Иванович хәзер Казан шәһәрендә яши. Тумышы белән безнең Пичкас якларыннан, монда яшәүче туганнарына еш кунакка кайта. Әтисенең язмышын, кайда күмелүен ачыклаулары өчен ул эзләнүчеләргә бик рәхмәтле.
Шуңа күрә безнең районда туып-үскән, сугыш вакытында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның исемлеген игътибар белән укыгыз. Кемне дә булса алар турында мәгълүмат кызыксындырса, Ким урта мәктәбенә мөрәҗәгать итегез.
1. Пестряков Алексей Николаевич, 1920 елда туган, Балымер.
2. Игнатов А., 1918 елгы, Долгоруково.
3. Князев Фёдор Никитич, 1904 елгы, Ширбәт.
4. Соловьев Михаил Михайлович, 1918 елгы, Спас Затоны.
5. Малов Николай Михайлович, 1900 елгы, Нәлет.
6. Фролов Павел Ефимович, 1913 елгы, Нечаевка.
7. Логинов Николай Фёдорович, 1901 елгы, Полянка.
8. Трифонов Дмитрий Николаевич, 1914 елгы, Полянка.
9. Захаров Александр Антонович, 1920 елгы, Пичкас.
10. Здобнов Василий,1920 елгы, Куйбышев.
11. Минзин Шакир Мингали улы, 1919 елгы, Новый Баран.
12. Кыямов Гыйльфан Кыям улы, 1907 елгы, Старый Баран.
13. Варфоломеев Иван Иванович, 1914 елгы, Танкеевка.
14. Кондратьев Степан Петрович, 1904 елгы, Танкеевка.
15. Лохин Афанасий Степанович, 1921 елгы, Лобовка.