Корпункт:
Иске Йомралы мәктәбенең “Мирас” музей бүлмәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Биредә авылдашларыбыз Мозаффаров Мөхәммәт Гаптелгазизов улының фронттан язылган хатлары, Зиганшин Хәттап бабайның союзниклар бүләк иткән ботинкалары, Берлинны алуда катнашкан Дәүләтшин Хәмидулла бабайның орден-медальләре иң кыйммәтле экспонатлар булып тора. Моннан тыш, биредә Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы ярдәмче фонд материаллары-сугыш ветераннарының истәлекләре тупланган альбомнар, рефератлар, сочиненияләр урын алган.
Музейда сугыш чоры балаларына багышланган тикшеренү эше нәтиҗәсе буларак “Алар даны мәңгелек” дигән стенд төзелгән.



