"Мәңге сүнмәс безнең Хәтердә"
Иске Юраш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Мәңге сүнмәс безнең Хәтердә" дип аталган смотр-концерты булды.
Иске Юраш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Мәңге сүнмәс безнең Хәтердә" дип аталган смотр-концерты булды.
Кәүҗияк балалар бакчасы тыл ветераны Тәкыева Мәүлидә әбидә кунакта. https://edu.tatar.ru
5 март көнне Сөлек мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Бәйрәмдә Сөлек балалар бакчасы да катнашты. https://edu.tatar.ru
Сарысаз-Тәкермән балалар бакчасында сугыш ветеранының тол хатыны Нуриева Гөлҗиhан апа белән очрашу узды. https://edu.tatar.ru
Ләшәү-Тамакның балалар бакчасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт узды. Балаларның әби-бабайларына hәм сугыш чоры балаларына концерт күрсәттеләр. Алар үзләренең хәтирәләре белән балалар белән уртаклаштылар.
"Үлгәннәрнең каберен,исәннәрнең кадерен бел!" темасы астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Күтәмәле балалар бакчасында сугыш һәм хезмәт ветераны Маликов Касыйм Гайнемөхәммәт улы белән очрашу узды.Ул балаларга үзенең бала-чагы ,сугыш хатирәләре турында сөйләде, үз чиратында балалар аңа концерт номерлары күрсәттеләр.Балаларга патриотик тәрбия бирүдә үткәрелгән чара бик әһәмиятле булды.
Бөек шагыйребезне искә алу район күләмендә генә түгел, һәр елны илебез буйлап сибелгән татар халкы тарафыннан зурлап искә алына. “Мәңге яши Җәлил безнең күңелләрдә ” исеме астындагы әдәби-музыкаль кичәгә 6 нчы номерлы “Теремкәй “ балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бик теләп катнашты. Җәлил әсәрләренә нигезләнеп алар үз осталыкларын күрсәттеләр.
"Казан арты" тарих-этногрфия музее хезмәткәрләре Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары, укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сәлам фронттан!” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция оештырды. Конференциянең төп өлеше 10 апрельдә Арчада булачак.
Райондагы «Благодарение» иҗтимагый җирле фонды тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында чаралар уздыру өчен ирекле матди ярдәм җыю буенча sms-акция үткәрелә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында район үзәк китапханәсендә “Җирдә тынычлык бәрабәренә” республика конкурсы үткәрелә.