Бөек Ватан сугышы тарихында Сталинград сугышы аерым урын алып тора. Ярты ел дәвамында — 17.07.1942 елдан 02.02.1943 елга кадәр дәвам иткән сугыш бөтен тарихта иң масштаблы коры җир сугышы булып санала. Курск сугышы белән бергә ул сугыш барышын үзгәртә һәм фашистларның стратегик инициативадан тулысынча мәхрүм калуына китерә. 1942 елның октябрендә Кызыл Армия, Хәрби-Диңгез Флоты сугышчылары, Одесса, Севастополь, Сталинград һәм Ленинград халкы күрсәткән массакүләм батырлыкны исәпкә алып, СССР Оборона халык комиссариаты бу шәһәрләрне обороналау өчен медальләр булдыру инициативасы белән чыга. 1942 елның 24 ноябрендә И.В.. Сталин моны хуплый һәм булачак медальләрнең проектларын эшләргә керешергә күрсәтмә бирә. Эшкә рәссамнар, архитекторлар, скульпторлар җәлеп ителә. Ике атналык киеренке эш эчендә рәссамнар 43 эскиз әзерләгәннәр. Интендант хезмәте Генерал-полковнигы, Кызыл Армиянең тыл Баш идарәсе начальнигы Андрей Васильевич Хрулев, тәкъдим ителгән вариантларны карап чыгып, шуларның 14ен сайлап ала, һәм алар И.В. Сталинга тәкъдим ителә.Югары Башкомандующийга Н.И. Москалев ясаган эскизлар аеруча ошый. «Одессаны саклаган өчен» һәм «Севастопольне саклаган өчен» медальләре берсүзсез хуплана, ә «Сталинградны саклаган өчен» медале өчен Иосиф В. үз вариантын тәкъдим итә: алгы ягындагы рәсемен алып куя һәм «бер адым да артка чигенмәскә» дигән язуны «Сталинградны саклаган өчен»дип алыштыра. Арткы ягында рәссам тәкъдим иткән аркылыга-буйга үрелгән винтовкалар һәм лавр ботаклары һәм «Сталинград оборонасы өчен» язулары урынына Советлар Союзы гербы һәм «Безнең Совет Ватаны өчен»язуы барлыкка килә. Башта медаль тутыгкмый торган корычтан ясарга планлаштырылган була, әмма 1943 елның 27 март Указы белән медаль ясау материалы итеп латунь алына.
Гитлерчылар җиңелүдән тәмам инана алмаганнар. СССР өчен, киресенчә, бу җиңү дошманны куып чыгару башлангычы була. Башта оккупантларны безнең илдән аннары Европа илләреннән куып чыгаралар. Шуннан соң ахыргы җиңү була. Бу язмышлы сугышта катнашкан сугышчыларны бүләкләү өчен, 1942 елның 22 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Сталинградны саклаган өчен»медале булдырыла. «Сталинградны саклаган өчен» медале белән шәһәрне саклауда катнашучыларның барысы да бүләкләнде. Алар арасында Кызыл Армия, Хәрби-Диңгез Флоты һәм НКВД гаскәрләре хәрбиләре, шулай ук 1942 елның 12 июленнән 19 ноябренә кадәр оборонада турыдан-туры катнашкан
гражданнар.Тәбән Абдул авылыннан сугышка киткән Абдуллин Мохит Хуббатулла улы да була. Батырлык күрсәткән өчен ул да медалҗ белән бүләкләнә. Аның документлары бүгенге көндә дә Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее фондларында саклана.
Төзеде:Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее хезмәткәре.


