2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлап Әтнә районында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды.
Тантанага районыбызның кыю, батыр ир-егетләре - әфганчылар, Чечня сугышында булган һәм дә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбыз чакырылган иде. Залда өлкән, урта буын вәкилләре һәм дә яшь, үсеп килүче яшьләребез дә бар иде. Кичә уйландырды, күзләргә яшьләр китерде. Сәхнәдәге видеоэкранда Әфган һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләребезнең фотолары чыкканда, һәр тамашачының күзләре яшьләнде. Күңелләрдә әйтеп һәм аңлатып бетермәслек сагыш иде.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы темасына багышланган Әтнә туган якны өйрәнү музее, Әтнә район архивы һәм район үзәк китапханә материалларынна күргәзмәләр оештырылды.
Җырчылар Илгиз Зәкиев, Зөлфәт Зиннуров, Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Бикчәнтәев, шулай ук районыбыз җырчылары, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыга җылы, рәхәт кичә бүләк иттеләр. Афәрин! Әтнәдә Ватанны саклаучылар елына старт бирелде.
