- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Баһаутдинов Фәхертдин Баһаутдин улы 1906 елда Миңлебай авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшләп, 1941 елда Бөек Ватан сугышына алынган. Шул елның декабрь аенда яраланып, госпитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, обозга эләгә һәм Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия җирләрен азат итүдә үз эшен намуслы башкара. 1944 ел азакларында Венгриядәге "Балатон" күле янында немецларның көчле удары астында безнең частьлар чигенәләр. Алар арасында Фәхертдин ага да була. Немецларның һөҗүмен туктату өчен III Украина фронтында курсларда укучы күп меңләгән курсантларны китереп тыгалар. Күп югалтулар исәбенә фашистларның һөҗүме туктатыла. Курсант Мөдәррис Ибраһимов шунда Фәхертдин ага белән очраша.
Фәхертдин ага 1946 елда гына туган авылына кайта һәм хатыны Миңнурый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ул мәктәптә завхоз, нефть тармагында да байтак еллар эшләп пенсиягә чыга.
Аның күкрәген юбилей медальләре бизи.
Мөдәррис абый Ибрагимов истәлекләре.