Совет солдатлары салкыннарга немецлар һөҗүм иткәнче үк әзер иде. Сталинградта 1942 елның көзенә кадәр, эре заводларны эвакуацияли башлагач, халык эшләвен дәвам иткән. Моңа кадәр Сталинградта бик күп җитештерүче оешмалар эшләп килгән: эре артельләрдән алып кечкенәләренә кадәр, алар төрле хәрби продукциянең 82 төрен чыгарган. Чыгарыла торган ассортимент киң: яндыргыч катнашмалар свлынган бутылкылардан, кыска туннардан һәм оекбашлардан алып киез итекләр ясауга кадәр. Җитештерү процессы җайга салынганнан тыш, кием-салым үзе дә уйланылган. Ул гади, ләкин уңайлы, мобиль һәм җылы булган.
Шулай итеп, Сталинград сугышы чорындагы совет солдатының кышкы гардеробы. Ул киез итек, байк чолгау, кальсон, мамык чалбар, күлмәк, гимнастерка, фуфайка, шинель, колакчын бүрек һәм бәйләнгән бияләйләрдән
торган. Бияләйләр гадәти булмаган — өч бармаклы, тәтегә басарга мөмкин булсын өчен. Офицерлар составына фуфайка һәм мамык туннары урынына сарык тиресеннән аксыл төстәге кыска туннары бирелгән.
Гаскәрләрне киендерергә халык та ярдәм иткән. Кулына энә тоткан һәркем сугышчыларга бияләй, оекбаш бәйләгән, янчык теккән Аларны ирекле тәртиптә җибәргәннәр дип уйламагыз. Посылкалар Сталинград шәһәр оборона комитетында тупланган, анда гаризаларгакарап кирәкле әйберләр бүленгән.
Әлбәттә, туклануга аерым игътибар бирелгән. Немец ягында булган колбаса һәм мармелад кебекризыклар Совет сугышчысында булмаган, ләкин яхшы ашатканнар. Фронтовиклар искә төшергәнчә, рационда һичшиксез аш, итле
карабодай боткасы яки тушенка булган. Моннан тыш, порцияләрдә чикләүләр булмаган-һәркем аппетитны басар өчен күпме таләп ителгәнен алган.
Ләкин тиздән дошман тар-мар ителәчәк дигән уй совет сугышчысының киеменнән дә көчлерәк җылыткан. Дошман сугышның перспективасыз икәнлеген аңлаган вакытта, безнең гаскәрләр, совет солдатлары һәм офицерларының хатларыннан күренгәнчә, бары тик җиңүгә генә әзерторганнар: "монда алдагы сугышлардагыга караганда кыенрак, ләкин барыбер аларны тар-мар итәрбез. Немец илбасарларын тулысынча тар-мар итү монда булачак... Данилов. 1942 ел».
(мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде)
Төзеде:Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее.