Яңалыклар

Уңган, чибәр Мөнҗия!

Корпункт: 

Бүгенге героебыз — Мөнҗия Мөхәммәтгәрәй кызы Хаҗиәхмәтова, тыл хезмәтчәне, Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Ак әби. Аның гомер юлы — каһарманлык, һәм җиңү турында. Мөнҗия апа 1932 елда Болгар-2 авылында туа. Аның әтисе — «Кызыл байрак» колхозы председателе, репрессия корбаны була. 9 яшендә ятим калган Мөнҗия апа, авыр чорларны башынан үткәрә: 14 яшеннән колхозда эшли, агач кисә, бүрәнә ташый, трактор йөртә.

Халкыбыз белән горурланабыз — ул фашизмны җиңде!

Корпункт: 

Сугыш — кешеләр үзләре китереп чыгарган афәт. Без быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Туган авылымда инде бер сугыш ветераны да калмады. Алар үзләре белән меңләгән истәлекләрне алып киттеләр. Ләкин без аларны онытмыйбыз! Минем балачагым сугыш елларына туры килде. Ачлык, салкын, куркыныч — барысы да булды. Ләкин халык тырышты, эшләде, җиңүгә ышанды.

Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей медале — дан һәм хөрмәт символы

Корпункт: 

Күлле Киме авыл җирлеге тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы медальләре белән бүләкләнде. Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чара үтте. Сугыш чоры авырлыкларын башынан үткәргән, тылда хезмәт итүче һәм җирле халкына ярдәм күрсәткән дүрт тыл ветераны — Асия Солтанова, Рәйсә Кушаева, Гөлсәгыйдәт Фазуллина, Зәйнәп Галиева — юбилей медальләре белән бүләкләнделәр. (Зәйнәп апа Галиева Бахтачы авылыннан, хәзерге вакытта балаларында тәрбияләнә). Аларның батырлыгы һәм тылдагы фидакарь хезмәте бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора.

80 еллыгы юбилей медале белән Хаерова Нафиса Нурмухаммәт кызы бүләкләнде

Корпункт: 

Бүген Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медале белән Миңлебай авыл җирлегендә яшәүче, тыл хезмәтчәнәре Хаерова Нафиса Нурмухаммәт кызы ,Антонова Мария Алексей кызы бүләкләнде. Медальләрне Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Рахимов Ильдар Мансур улы,авыл җирлеге ,мәдәният хезмәткәрләре , ветераннар советы вәкилләре тапшырдылар. Медальләр тапшыру җылы котлау сүзләре, сәламәтлек һәм озын гомер теләүләр белән үрелеп барды. Һәр ветеран-ул тере тарих, ул дәһшәтле еллар, газаплар һәм җиңүләр, чын патриотизм турында хәтер йөртүче әби-бабаларыбыз.

"Сугыш чоры ядкарьләре"

Корпункт: 

Әтнә туган якны өйрәну музее хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп укучылары учен “Сугыш чоры ядкарьләре” дип исемләнгән мәдәни - белем бирү программасын такъдим ителде. Әлеге җитди чарада аңлатма белән тематик күргәзмә һәм сугыш чорына караган район тарихыннан мәглүматлар урын ала. Ахырдан катнашучылар өчен Җиңү билгесе - Георгий тасмасын эшләү буенча осталык дәресе үткәрелде.

«Батыр егет - ил күрке!»

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел - Ватанны саклаучылар елын тантаналы төстә ачып җибәрү максатында, Олы Мәңгәр мәдәният йортында, мәктәп һәм балалар бакчасы балалары һәм укытучылары коллективы тарафыннан «Батыр егет - ил күрке!» исемле бик матур бәйрәм чарасы булып узды.

80-еллыгы юбилей медале белән бүләкләнде Евдокия Григорьевна

Корпункт: 

Әлмәт җирлегендә юбилей тантаналары дәвам итә. Бүген Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медале белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең ветераны, тыл хезмәтчәне Евдокия Кошаева бүләкләнде. Медальне район хастаханәсенең баш табибы Илдар Рәхимуллин һәм ветераннар советы вәкилләре тапшырдылар. Евдокия Григорьевнаның яшьлеге сугышның авыр елларына туры килгән. Кыз яшьтәшләре белән бергә иртә таңнан кырда эшләп, иленә ярдәм иткән. 1931 елда туган Евдокия Григорьевна 10 яшеннән башлап, басуда эшләгән, сугыш чорында колхозда хезмәт куйган, ә сугыштан соң белем алып, туган якларына әйләнеп кайткан.

104 нче язын каршылый

Корпункт: 

Сәлимә Нәбиулла кызы үз гомерендә беркайчан да зарланмый, авырлыклар алдында югалып калмый. Намус белән, җанын-тәнен биреп хезмәт итә, киләчәккә ышаныч белән карый. Җиңүгә керткән өлеше «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук күпсанлы юбилей бүләкләре белән билгеләп үтелгән.

"Татнефть" легендасы: Марат Әхмәтов

Корпункт: 

Марат Сарим улы Әхмәтов — "Татнефть" легендасы Колшәрип авылында туып, сугыш чоры авырлыкларын кичергән Марат абый, 16 яшендә ук колхозда эшли башлый. Армиядә булып кайткач, нефтьчеләр хезмәт юлына аяк баса. 33 ел дәвамында ул оператор, механик, электрик һәм бораулаучы булып эшли, һәрвакыт үзенә ышанып тапшырылган эшне югары дәрәҗәдә башкара. Аның хезмәте мактаулы бүләкләр белән бәяләнә: Хезмәт Даны ордены, "СССР нефть сәнәгате отличнигы", "Татнефть" мактау грамоталары. Әмма иң зур бүләк — гаиләсе: 5 бала, 11 онык һәм оныкчык!

Батыр егет - ил күрке

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел - Ватанны саклаучылар елын тантаналы төстә ачып җибәрү максатында, Олы Мәңгәр мәдәният йортында, мәктәп һәм балалар бакчасы балалары һәм укытучылары коллективы тарафыннан «Батыр егет - ил күрке» исемле бик матур концерт булып узды.