- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сабирова Минниса Мифтах кызы шул фидакарьләрнең берсе. Быел 22 майда сугыш ветераны үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп узачак. Әлмәт районының мактаулы гражданины Минниса апа Сабирова Әлмәттә 1990 елдан бирле гомер кичерә. Тумышы белән Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. Сигез классны тәмамлагач та счетовод булып эшли башлый. 1943 елны сугышка китә. Көнбатыш фронтында 22 нче батальонның 8 нче төзелеш бригадасында хезмәт итә. Күпмедер вакыттан соң аларның батальонын Иркутск өлкәсе Слюданск станциясенә күчерәләр. Минниса Мифтах кызы 1945 елга кадәр икенче Белорус фронты бәрелешләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Туган якларына әйләнеп кайткач кыз хисапчы курсларын тәмамлый, аннан үз һөнәре буенча эшли, озак еллар район кулланучылар берләшмәсендә ревизор булып хезмәт куя, автобазада диспетчер да була.
Минниса Мифтах кызына һәм кешелек дөньясын саклап калу өчен үзләрендә көч табып, яу кырларында геройлык үрнәкләре күрсәткән сугыш каһарманнарына рәхмәтебезне җиткереп калабыз. Геройларыбызның исемнәре һәм кылган батырлыклары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.