Яңалыклар

Бәхетле балачакларын сугыш урлаган

Корпункт: 

Иске Өҗем төп мәктәбендә Ташчишмә авылы китапханәсе белән берлектә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгәннәр. Бәхетле балачакларын сугыш урлаган аларның. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәклеләр алар. Кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләми. Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган. Алар бүген дә көчле рухлы, күтәренке кәефле.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларындагы такталарны яңарттылар

Корпункт: 

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның йортларындагы исем такталары яңартылды. Фасадларда өстәмә юл барлыкка килде: "Әлмәт районының Мактаулы гражданины". Яңа табличкалар Людмила Березова, Николай Федотов, Миңниса Сабирова һәм Анатолий Соколов йортларын бизиләр инде.

Әлмәт районында «Җиңү мае» акциясе башланды

Корпункт: 

9 апрельдә Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм авыл халкына бәйрәм кәефе бүләк итү максатыннан оештырылган «Җиңү мае» масштаблы акциясенә старт бирелде. Беренче чара Кичү авылы мәдәният йортында узды. Акция кысаларында, 9 апрельдән 25 апрельгә кадәр, фронт концерт бригадалары авыл мәдәният йортларына бара, анда бәйрәм концертлары һәм кызыклы мастер-класслар оештыра.

«Кеше китә - җыры кала»

Корпункт: 

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Халык язучысы Мәхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә - җыры кала» әсәренә нигезләнеп төшерелгән телесериалның презентациясе булды. Фильмны Әлмәттә күрсәтелүнең җитди сәбәбе - төп рольләрдә безнең театр артисты Ләйсән Әхмәдиева һәм Татарстанның атказанган артисты Илсур Хәертдинов уйный. Алардан тыш, безнекеләр катнаша. Әлеге фильм – ул безнең тарихыбыз. Аны сөйләп кенә булмый, карарга кирәк.

«Сталин Кенигсбергны штурмлауда катнашкан гаскәрләргә рәхмәт белдерде»

Корпункт: 

1945 елның 9 апрелендә 3 нче Белоруссия фронтының героик гаскәрләре Көнчыгыш Пруссиядәге нацистларның соңгы форпостын-Кенигсберг шәһәр - ныгытмасын азат итә. Авыр һәм канкойгыч сугышларда, күп еллар буе ныгытмалар коруга һәм төрле мәкерләргә карамастан, Совет сугышчылары гитлерчыларны шәһәрдән куып чыгаралар. Моның белән бәйле рәвештә СССРның Югары Башкомандующие Иосиф Виссарионович Сталин тиешле боерыкка кул куя.

1945 елның 9 апреле - «Кенигсбергны алу»истәлекле көн

Корпункт: 

3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре 1945 елның 6 апрелендә Кенигсберг һөҗүм операциясен башлыйлар, аның төп максаты дошман группировкасын юк итү һәм Кенигсберг шәһәр-крепостен алу була. Бу зур шәһәрне алу-Бөек Ватан сугышы тарихында иң якты битләрнең берсе. Кызыл Армия гаскәрләре алдында немецларның берничә оборона линиясен, фортларын, дотларын һәм дзотларын, өстәвенә җир асты складларын һәм арсеналларын яулап алу бурычы тора иде. Маршал А.Василевскийның нияте төньяктан һәм көньяктан көчле ударлар белән дошман көчләрен тар-мар итү һәм штурм белән шәһәрне алу иде.

“Әти” диеп әйтә алмадым...

Корпункт: 

Үткәннәрне искә алып, Вәгыйзь абый әнә шулай дип өзгәләнә иде.

Бөек Җиңүгә 80 ел!

Корпункт: 

Бездә бүген гел яшьләрне тәнкыйтьләргә, гаепләргә яраталар. Бөтенесен бер калыпка салырга кирәкмәс. Безнең яшьләр бик тә акыллы, тәрбияле, белемле. - Менә эзли торгач, карт бабаемның документларын таптым бит... Хаты бар, 1942 елгы... Хатларын гарәп хәрефләре белән язган. Шушы көннәрдә ватсапка элеккеге укучым Камил Сәүбановтан шушындый эчтәлектәге хәбәр килде. Алай гына да түгел, ул карт бабасының 1942 елда «Воин Красной Армии, спаси!» дигән плакат артына язган хатын да җибәргән.

Сабыр, ачык күңелле һәм гыйлемле Мәрьям апа – тыл каһарманы!

Корпункт: 

Бүген без сезгә Бөек Ватан сугышы чоры баласы, тыл хезмәтчәненең тормыш юлын сөйлибез. 1930 елда Югары Мактама авылында туган Мәрьям апаның балачагын сугыш төмамлаган. Ул вакытларны искә төшерә: "Сугыш башланган көнне без Әлмәттә Сабантуйда идек. Халык кинәт кычкырып йөгерә башлады – сугыш башланды! Җил кебек өйгә кайттык, әтиләрне фронтка алып киттеләр..."

Скрепка һәм шпионнар турында

Корпункт: 

Немец шпионнарын тиз һәм еш кына ачыклаганнар. Фашистлар үзләре дә аларны нәрсә сата икәнен бик озак аңлый алмаганнар. Документларны, кием-салымны, биремне җентекләп әзерләгәннән соң, немец шпионы биремне үтәргә чыкканнан соң, беренче патруль белән үк җиңел генә ачыклана. Шунсы кызык , эш скрепкаларда була. Документлар өчен скрепкаларны немецлар тутыкмый торган корычтан ясганнар, шул ук вакытта совет солдатлары инде берничә атнадан тутыга торган гади тимер скрепкалар белән эш иткәннәр.