Яңалыклар

Әлмәттә Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек башланды!

Корпункт: 

29 транспорт чарасы (троллейбуслар, электробуслар, автобуслар) бәйрәм логотибы һәм «Бөек Җиңү белән!» язуы белән бизәләчәк. Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан җәмәгать транспортында сугышка багышланган тематик акцияләр узачак. Транспортта сугыш еллары җырлары, сугыш турында шигырьләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары турында кыска хикәяләр яңгыраячак. Шулай ук 9 Май алдыннан шәһәрдә һәм районда барлык мемориаллар һәм обелисклар тәртипкә китереләчәк.

Балалар, сугыш һәм мәктәп

Корпункт: 

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее хезмәткәрләре Елховой урта мәктәбенең тугызынчы - унынчы сыйныф укучыларына «Балалар, сугыш һәм мәктәп»исемеле музей дәресе үткәрде. Укучылар зур кызыксыну белән авыл мәктәбенең тарихы белән таныштылар.Чара барышында укучылар шул чорда мәктәп директоры булып эшләгән Ризаэтдин Шамгуновның Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка үз теләге белән язылуын һәм авылдашларына лаеклы үрнәк күрсәтеп китүен,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәева Зәйнәбнең кулъязмаларын куларына алып горурлык белән укыдылар.

“Әтидән акча алып кинога керәсем килде”

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы башланган көнне, 1941 елның 22 июнендә, көндезге сәгать 12.00дә якты дөньяга аваз сала Резида апа Габидуллина. Сугыш чоры баласы... Аларны ике төркемгә бүлеп була: әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан һәм “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән, сугыш кырларында ятып калганнарның ятим калган балалары.

«Сезнең тормыш – үзе батырлык!»

Корпункт: 

«Сезнең тормыш – үзе батырлык!» дип исемләнгән фестивальнең чираттагысы Кышлау авыл җирлегендә үтте. Ватанны саклаучылар һәм бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында игълан ителгән бәйге-фестиваль дәвам итә. Әлеге кичәдән фоторепортаж.

Әлмәт балалары фронттагы батырларга "Җиңү одеялы" ясады

Корпункт: 

Әлмәт районы Кузайкино балалар бакчасының кечкенә рәссамнары махсус хәрби операциядәге батырлар өчен өч махсус "Җиңү одеялы" ясадылар! Балалар кояш, чәчәкләр, танклар, самолетлар һәм Җиңүнең символларын сурәткә төшергәннәр. Шулай ук агачтан Татарстан флагы төсләрендәге йөрәкләр ясап, үз исемнәрен язып куйганнар! Бу Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Одеяллар киләсе гуманитар ярдәм партиясе белән хәрбиләргә озатылачак. Балалар һәм өлкәннәрнең бердәмлеге – иң көчле ярдәм!

Күптән көтелгән 1945 елның язы: Җиңү елында ничек киенгәннәр соң?

Корпункт: 

Ә бит бу җиңел түгел: фронтларда атакаларны кире кагу,заводларда берничә сменада эшләү, тормышка һәм матурлыкка мәхәббәтне саклап калу. Чын соклануга хатынкызларның хәтта авыр вакытларда да элегант булып калуы, сөйкемлелек үз чоры трендларына ияреп, стильле киенү сәләтенә лаек. "Әйләнә-тирәдә җимереклек һәм

Кырыс сугышның фронт открыткалары

Корпункт: 

Ачык хат өчен карточкадан торган, алгы ягында сурәте, ә арткы ягында кыска хәбәр өчен урын,җибәрү адресы һәм җибәрүченең адресы булган почта открыткасы популяр почта хәбәре булган. Бөек Ватан сугышы башлану белән СССРда басма продукция җитештерү кискен кими, ләкин открыткалар җитештерү буенча тиражлар сизелерлек кимеми, һәм бу җиңел аңлатыла. Фронтта да, тылда да нәтиҗәле пропаганда кирәк була, патриотик эчтәлекле открытка да шул максатларга туры килә . Иллюстрацияле открыткалар киң тарала, шул ук вакытта ябыштырылган фото сүрәтләр белән открыткалар җибәрүне катгый тыялар.

Әлмәттә ветераннарны хөрмәтлиләр

Корпункт: 

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшыру дәвам итә. Медицина тармагы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләренә лаек булдылар. Бу медальләр-аларның сугыш елларындагы батырлыкларына һәм фидакарь хезмәтләренә хөрмәт. Без аларның ныклыгы һәм рухи көчләре алдында баш иябез!

Иске Өҗемдә буыннар алмашы

Корпункт: 

Бабайсы Бөек Ватан сугышында катнаша, әтисе һәм абыйсы совет һәм Россия армиясе юлларын уза, ә үзе махсус хәрби операция зонасында ул. “Яшәү шартлары зарланырлык түгел, районнан гуманитар ярдәмне дә һәрдаим алып торабыз”, – диде махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Радмир Тимергалиев. Аның белән туган нигезендә, Иске Өҗем авылында очраштык. Башта Иске Өҗем мәктәбендә эшләүче әнисе Венера ханым белән элемтәгә кердек.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Күәм урта мәктәбе укучылары зур концерт оештырды

Корпункт: 

Күәм урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәме уңаеннан «Бөек җиңүгә илткән юл» дигән концерт белән чыгыш ясадылар. Ватан сугышы тарихына багышланган бу мәдәни чарада мәктәп укучылары патриотик җырлар, биюләр, шигъри композицияләр белән тамашачыларны сокландырды. Концерт программасы Бөек Җиңүнең истәлеген мәңгеләштерү, яшь буынга ватанпәрвәрлек рухын агару һәм тарихи хәтерне саклау максатыннан торды. Күәм авылы мәдәният йортында уздырылган бу чара шулай ук мәктәпнең патриотик тәрбия эшчәнлегендә зур роль уйный.