- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әлмәт җирлегендә юбилей тантаналары дәвам итә. Бүген Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медале белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең ветераны, тыл хезмәтчәне Евдокия Кошаева бүләкләнде. Медальне район хастаханәсенең баш табибы Илдар Рәхимуллин һәм ветераннар советы вәкилләре тапшырдылар.
Евдокия Григорьевнаның яшьлеге сугышның авыр елларына туры килгән. Кыз яшьтәшләре белән бергә иртә таңнан кырда эшләп, иленә ярдәм иткән. 1931 елда туган Евдокия Григорьевна 10 яшеннән башлап, басуда эшләгән, сугыш чорында колхозда хезмәт куйган, ә сугыштан соң белем алып, туган якларына әйләнеп кайткан.
24 ел дәвамында ул район хастаханәсендә баш хисапчы булып эшләгән. Евдокия Григорьевна үзенең фидакарь хезмәте өчен күпсанлы бүләкләргә лаек булган. Хәзерге вакытта ул 93 яшьтә, ләкин җәй көннәрендә бакчада эшләүдән, йорт эшләрен башкарудан туктамый.
Без Евдокия Григорьевнага ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш телибез! Ветераннарга рәхмәт — без аларга мәңге бурычлыбыз!