Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел - Ватанны саклаучылар елын тантаналы төстә ачып җибәрү максатында, Олы Мәңгәр мәдәният йортында, мәктәп һәм балалар бакчасы балалары һәм укытучылары коллективы тарафыннан «Батыр егет - ил күрке!» исемле бик матур бәйрәм чарасы булып узды.
Чарада авылдаш Әфганчы егетләр, Чечня сугышын узган егетләр, бүгенге көндә СВОда сугышчан бурычын үтәүче - Рамил Мостафин, күмәк хуҗалык рәисе Тәлгать Габделхакович, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Фаязовна һәм Әтнә мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринатовна катнаштылар.
Соңыннан бәйрәм, егетләребез белән ашханәдә, өстәл артында дәвам итте.
"Ватанны саклаучы" елын ачып җибәрү тантанасын мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы һәм авыл җирлегенә югары дәрәҗәдә оештырган.