- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре 1945 елның 6 апрелендә Кенигсберг һөҗүм операциясен башлыйлар, аның төп максаты дошман группировкасын юк итү һәм Кенигсберг шәһәр-крепостен алу була. Бу зур шәһәрне алу-Бөек Ватан сугышы тарихында иң якты битләрнең берсе. Кызыл Армия гаскәрләре алдында немецларның берничә оборона линиясен, фортларын, дотларын һәм дзотларын, өстәвенә җир асты складларын һәм арсеналларын яулап алу бурычы тора иде. Маршал А.Василевскийның нияте төньяктан һәм көньяктан көчле ударлар белән дошман көчләрен тар-мар итү һәм штурм белән шәһәрне алу иде. Артиллерия һәм бомбардировка авиациясе мөһим роль уйнады. Сугышның беренче көне ахырына таба, фашистларның каты каршылык күрсәтүенә карамастан, Совет гаскәрләре шактый алга киттеләр һәм Кенигсберг белән Пиллауны тоташтыручы тимер юлны кисеп ташладылар. 7 апрельгә каршы төндә немецларның крепость гарнизоны командованиесе, совет гаскәрләренең һөҗүмен туктату өчен, көчләрен яңадан тупларга тырышып карады. Бу планны бозуда саперлар аеруча зур роль уйнады: 175 нче аерым саперлар батальонының взвод командиры лейтенант Иван Сидоров, фортны саклаучы гарнизонның аскы катларга ышыклануыннан файдаланып, турыдан-туры Шарлоттенбург стеналарына якынлаша алды. Шартлаудан берничә дистә гитлерчы һәлак була, ә тишек аша эчкә бәреп
кергән штурм отряды кул сугышында аларның каршылыгын тәмам бастыра Немецлар вәзгыятьне үзгәртү өчен контратакалар сериясен нәтиҗәсез башкара. Совет гаскәрләре дошман оборонасына тагын да тирәнрәк кереп китәләр, шәһәрнең бөтен төньяк-көнбатыш өлешен диярлек контрольдә тоталар. Бер көн эчендә 27 меңнән артык немец солдаты һәм офицеры әсирлеккә алына һәм бик күп кораллар алына. Маршал А.Василевский крепость коменданты Отто фон Ляшу капитуляция турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Ләкин комендант камалыштан чыгу турында приказ бирә. Кичкә таба, 9 апрельдә, совет гаскәрләре крепостьның зур өлешен контрольдә тоталар, ә немецлар үзәкне һәм көнчыгыштагы аерым территорияләрне генә тотып калалалар. Иң әһәмиятле форпостны югалтуга ачуы чыккан Гитлер крепость комендантын читтән торып үлем җәзасына хөкем ителә. 1945 елның 9 апрелендә совет солдатлары Крепость манарасы
өстенә Кызыл Байрак күтәрә. Кенигсбергны штурмлаган өчен 760 мең совет сугышчысы «Кенигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнә, 216 сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Төзеде : Х.Әхмәтшин исемндәге Елховой авылы тарихы музее