- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бездә бүген гел яшьләрне тәнкыйтьләргә, гаепләргә яраталар. Бөтенесен бер калыпка салырга кирәкмәс. Безнең яшьләр бик тә акыллы, тәрбияле, белемле.
- Менә эзли торгач, карт бабаемның документларын таптым бит... Хаты бар, 1942 елгы... Хатларын гарәп хәрефләре белән язган.
Шушы көннәрдә ватсапка элеккеге укучым Камил Сәүбановтан шушындый эчтәлектәге хәбәр килде. Алай гына да түгел, ул карт бабасының 1942 елда «Воин Красной Армии, спаси!» дигән плакат артына язган хатын да җибәргән.
Ярты сәгать үттеме икән, ул бабасының документларын, хатларын - гомумән, аңа бәйле булган бөтен «байлыгын» алып редакциягә килде. Дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки аның кулында сугыш дәһшәтен узган, үлем ачысын, Җиңү шатлыгын «күргән» шаһитлар.
Карт бабаемның документларын кулыма алгач, мин чыннан да калтыранып куйдым. Кулларымның дерелдәгәнен хәтта әнием дә сизде. Чөнки әлеге документларны күптән эзли идем. Карт бабай, ул әниемнең бабасы, Гафиятулла Сибгатуллин, дип сөйләп китте Камил.
Александр Невский ордены иясе
Гафиятулла Сибгатуллин тумышы белән Апас ягыннан. 1908 елда Дәүләкәй авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә дүрт кызга бер малай булып, әтисенә терәк булып үсә. Авыр тормыш, хәерчелек, ачлык алар гаиләсен хәлле кешеләргә ялланып эшләргә мүҗбүр итсә дә, Гафиятулла башта мәдрәсәдә укый, аннан, революциядән соң, үз көче, тырышлыгы белән агроном белгечлеге ала. Колхоз рәисе булып эшли. 1935 елда гаилә корып җибәрә. Сугышка кадәр Гафиятулла ике бала әтисе була. Тик... бәхетле, шат тормышны сугыш ялкыны көйдерә.
Сугышка ул 1941 елның июнь ахырында китә. Ләкин аны шундук туган ягына командировкага, Минзәләгә Югары хәрби-сәяси курсларга җибәрәләр. Аның белән бергә татар халкының каһарман улы герой-шагыйрь Муса Җәлил дә укый.
Лейтенант дәрәҗәсен алгач, Гафиятулла турыдан-туры Волхов фронтына эләгә. Мәскәү янындагы сугыштан соң ул, башка бик күп совет солдатлары кебек, Прохоровка янындагы сугышта, Курск дугасында, Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша.