- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
6 нчы февральдән башланган район оешмалары арасында барган "Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап" дип исемләнгән театраль-концерт тамашаның 8нче апрель көнне гала концерты булып узды. Чыгыш ясаган һәр оешмадан да номерлар сайланып алынып, монда күрсәтелде. Оешмалар арасында барган концерт-тамашаның һәркайсы игътибарга лаек иде. Сугыш чорын сәхнәдә күрсәтү-сугышка озату ачысын, тылдагы авырлыкларны, җиңү килгәнгә кадәр сурәтләү, аларны концерт номерлары белән баету җиңелләрдән түгел. Мылтык тотып “сугышасу”, “снаряд” ташу, “яралы”ларга ярдәм күрсәтү кебек эзекләр яшь буынның күңеленә үк үтеп керелек иде, чөнки алар инде сугышны ишетеп кенә, я бөтенләй белми.Чыгышларда җирле материаллар кулланылды, үзебезнең җирлектән фронтка китүчеләр “сәхнәгә” менде, ул чорда укыткан укытучылар искә алынды. Сугышта немеө теленә өйрәнеп кайтып, балаларга герман телен өйрәтүче Салих абый “уйнады”. Ул чордагы “райком секретаре Сабир Шакиров”, Габделхак абый Шиһапов “сөйләде”. Кызларның немец телендә җырлаулары да сокландырды. “Священная война”, “День Победы” җырларын башкаргандагы күренешләр елатты да. Ансамбль җырлый, ир-егетләр сугышка китәләр, куплет саен берничә кеше саубуллашып чыгып китә, олылар янәшәсендә балаларның чыгыш ясаулары күңелгә шатлык өстәде, менә кайда ул буыннар бәйләнеше...Соңыннан солдатлар кайту күренеше күрсәтелде.