Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Каратун мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнә

Корпункт: 

“Сәләт“ балалар иҗат үзәгенең Каратун мәктәбендә эшләп килүче “Илһам“ түгәрәгенә (Җитәкче: Сәвия Тимершина) йөрүче укучылар бәйрәм сәламе итеп видео яздырган. Укучылар Резедә Вәлиеваның “9 Май“ шигырен кулланып видео ясадылар. Алар чыгышларын өйдән төшереп җибәрделәр. Танылган сәхнә осталары да әлеге чыгышларга кушылды. Язма Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм сәламе итеп юлланды.

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Жиңү тәрәзәләре» аша бәйрәм котлаулары юллана

Корпункт: 

Бөтенроссия “Җиңү тәрәзәләре акциясе кысаларында Югары Балтай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Шәүкәт абый Хатыйповка һәм Хәлилрахман абый Фәйзрахмановка җырлы бәйрәм котлаулары ирештерелде. “Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга санаулы гына көннәр калды. Үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, ветераннарыбыз белән якыннан очрашып булмый. Тик шулай да зур бәйрәм көнендә без аларның батырлыгын билгеләп үтмичә, аларга булган олы ихтирамыбызны белдермичә кала алмыйбыз.

Укучылар ветераннарны он-лайн рәвешендә бәйрәм белән котлый

Корпункт: 

Районыбыз укучылары бу көннәрдә бәйрәмгә багышлап, төрле видеоязмалар, видеороликлар әзерләделәр һәм аларны социаль челтәрләрдә урнаштырып бардылар. Иртәгә - Бөек Җиңүнең - 75 еллыгын каршылыйбыз. Бу уңайдан мәктәп балалары бәйрәмгә багышлап “Үлемсез полк”, “Георгий тасмасы”, “Җиңү тәрәзәләре” кебек төрле илкүләм патриотик акцияләрдә катнаштылар. Алар берсеннән-берсе тырышып тирән мәгънәле, эчтәлекле итеп видеороликлар, видеоязмалар әзерләделәр, фотоларга төштеләр һәм аларны интернет челтәрләрендә урнаштырып бардылар. Әлбәттә, һәр мәктәпнең, һәр укучының эшләре игътибарга лаек.

Батырлык үрнәге булган ветераннарга рәхмәтебез һәм хөрмәтебез чиксез

Корпункт: 

Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын тантана итәчәк. Бүгенге көндә районда 13 Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши. 1400 сугыш чоры ятиме гомер итә. Бөек Ватан сугышы башлану Кече Болгаер авылында яшәүче Дәүләтгәрәй Баһаветдинов күңеленә зур бер хәсрәт булып кереп калган. Окоп казу, ат белән дәүләткә ашлык ташу, урман кисүләр – барысы да узган аның җилкәсеннән. 18 яше тулу белән Дәүләтгәрәй абыйны сугышка алалар. Көнбатыш Украинаны, Польшаны дошманнардан азат итүдә катнаша ул. Сугыш җилләре тынгач та 5 ел чик сакчысы булып хезмәт итә.

Ветераннарга дан!

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Апас туган якны өйрәнү музее район укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Музейда борынгы кулъязмалар, газета төпләмәләре материалларын кулланып, укучылар үзләренең сугышта катнашкан туганнарына багышлап презентацияләр , эссе һәм иншалар язалар. Ул материалларны без музей фондында саклыйбыз һәм социаль челтәрләргә урнаштырабыз. Шулай итеп, без укучы-тамашачылар белән уртак эшебезне булдырабыз. Шуларның берсе - Зилә Садыкова. Ул үзенең дәү әтисенең әтисе турында материаллар туплаган. Виртуаль музей тамашачыларына тәкъдим итәбез.

Сара Садыкова музеенда "Ветераннарга дан" исемле видеопрезентациясе тәкъдим ителде

Корпункт: 

Әлеге видеоматериал Апас районы Тутай авылындагы сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган.

Сара Садыкова музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына күргәзмә оештырылды.

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата Сара Садыкова музеененда "Алар җиңү өчен көрәштеләр..." дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Монда сугыш турында китаплар, Апас районыннан сугышта катнашучы, һәлак булучыларга багышланган китаплар һәм буклетлар, Тутай авылындагы сугыш һәм тыл ветераннары кертелгән альбомнар да урын алган.

Хатирәләр кабат яңара

Корпункт: 

Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы җитә. Сугышта катнашкан ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының хатирәләре кабат яңара. Шулар арасында яу кырында ятып калган әтиләрен, туганнарын күз яшьләре белән искә алучылар да бар. Бүгенге көндә Каратунда гомер итүче Фатыйма апа Сираҗиева да дәһшәтле Бөек Ватан сугышында сөекле абыйсын югалткан. Туганы хакында искә алып һәм күңеле тулып редакциябезгә шалтыратты ул.

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары кайгырту тоеп яши

Корпункт: 

“Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе “Сезнең турында кайгыртып” хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына күчтәнәч пакетлар тапшырды. Җитәкчеләр Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт абый Хатыйпов, Хәлилрахман абый Фәйзрахманов, Апаста яшәүче Мөхәммәтхамис абый Хисаметдинов янында булып хәлләрен белделәр, күчтәнәч-пакетларын бүләк иттеләр. Хәлилрахман абый Фәйзрахмановны 94 яшь тулган көне белән тәбрикләделәр. “Безне һәрдаим кайгыртып торасыз, онытмыйсыз. Эшегездә уңышлар булсын”, - дип олы рәхмәтләрен җиткерде ветераннар.

Тормышның якасына ябышып яши – дип, нәкъ аның кебекләр турында әйтәләр

Корпункт: 

Морзаларда яшәүче Талия апа Гатауллина нинди генә тормыш сынаулары алдында калса да, көр күңелле, олы йөрәкле, чыдам булып кала белгән. “Тормышның якасына ябышып яши“, – дип нәкъ аның кебекләр турында әйтәләрдер, мөг