Районыбыз укучылары бу көннәрдә бәйрәмгә багышлап, төрле видеоязмалар, видеороликлар әзерләделәр һәм аларны социаль челтәрләрдә урнаштырып бардылар.
Иртәгә - Бөек Җиңүнең - 75 еллыгын каршылыйбыз. Бу уңайдан мәктәп балалары бәйрәмгә багышлап “Үлемсез полк”, “Георгий тасмасы”, “Җиңү тәрәзәләре” кебек төрле илкүләм патриотик акцияләрдә катнаштылар. Алар берсеннән-берсе тырышып тирән мәгънәле, эчтәлекле итеп видеороликлар, видеоязмалар әзерләделәр, фотоларга төштеләр һәм аларны интернет челтәрләрендә урнаштырып бардылар. Әлбәттә, һәр мәктәпнең, һәр укучының эшләре игътибарга лаек.
“Апас урта мәктәбе укучылары да һәр елны “Үлемсез полк” акциясендә актив катнаша. Тынычлык хакына башларын салган бабаларын онытмыйлар алар. Быел да алар Бөек Җиңү көненә багышланган акцияләргә теләп кушылдылар. Бу уңайдан “Мин онытмыйм. Мин горурланам” девизлары астында эшләнгән видеороликлары бәйрәм рухын ачык чагылдырган.
Укучылар ветераннарны он-лайн рәвешендә бәйрәм белән котлый
Корпункт: