Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата Сара Садыкова музеененда "Алар җиңү өчен көрәштеләр..." дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Монда сугыш турында китаплар, Апас районыннан сугышта катнашучы, һәлак булучыларга багышланган китаплар һәм буклетлар, Тутай авылындагы сугыш һәм тыл ветераннары кертелгән альбомнар да урын алган.
