- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
"Ибраһимов һәм К" хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов үзенчәлекле бүләкләр ясады.
Шәмбалыкчы авыл җирлегендә 1 Бөек Ватан сугышы ветераны, 22 тыл хезмәтчәне, 60 сугыш чоры баласы яши. Аларның барысына да "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе Таһир Ибраһимов исеменнән акчалата бүләкләр таратылды. Бүләкләр ияләренә бәйрәм бүләге булып барып иреште. Бу хакта Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин хәбәр итте.
Ябалак авылында яшәүче Ярхәм бабай һәм Кайнәт әби Галәветдиновлар да бүләкне сөенеп кабул итте.
Ярхәм бабай – сугыш чоры баласы. Кайнәт әби – тыл хезмәтчәне. Алар 62 ел парлы гомер кичерәләр. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.
“Безне хөрмәтләгән җитәкчебезгә рәхмәт. Без гел игътибар үзәгендә яшибез. Печәнен, үләнен, икмәген түләүсез бирә, бакчаларыбызны сукалата, суга да түләгәнебез юк. Бөтен авылны тигез күрә, Алланың рәхмәте яусын, ике дөнья рәхәте бирсен аңа, - диделәр Галәветдиновлар.