- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Гомере буе тормышны сөеп, хезмәтне яратып яшәгән акъәби 100 яшен дә үз аякларында нык торып, акылында булып, үз колаклары белән ишетеп, үз күзләре белән күреп, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә каршылады.
100 ел эчендә ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән ул. Ачлы-туклы үткән балачак, авыр хезмәткә җигелеп үткән яшьлек еллары, ачы сугыш хәсрәтләре күңелендә тирән яралар калдырса да, аны нык иткән, кырыс җилләргә каршы торырлык көч өстәгән.
“Хезмәтне яраттым. Тырыш булдым. Ат булып җигелмәсәм дә, әмма ат кебек эшләдем”, - ди ул шаяртып.
Әминә әбинең эшләмәгән эше дә калмагандыр, мөгаен. Һәр эшнең үзәгендә булган ул. Авыр сугыш елларында урман кисү, окоп казу эшләрендә катнашкан. Тыныч тормышта да намус белән, җиренә җиткереп хезмәт иткән. Өйдә дә уңган хуҗабикә булган. Чисталык, пөхтәлек яраткан. Бакча тутырып яшелчәсен үстергән. Күпләргә мул уңыш үстерү серләрен өйрәткән. Ә кичләрен, бик күп төннәре яраткан тегү шөгыленә багышлаган. Бик күп яшь кызларны матур күлмәкләр тегеп сөендергән. Минһаҗ абый белән 65 ел тигез, тату гомер кичергән алар. Үз үрнәкләрендә акыллы, эш сөючән дүрт бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка чыгарганнар. Тик, кызганыч, Минһаҗ абый 10 ел элек гүр иясе булган.
“Әни һәрвакыт безнең өчен терәк булды. Хезмәт белән тәрбияләде. Тормышта да нык һәм көчле булырга да өйрәтте. Олыгайган көнендә дә ул көчле рухлы булуы белән сокландыра, үрнәк булып тора. Без аның янына кайтып сыенабыз, аңардан көч-куәт алып китәбез”, - ди улы Рәшит.
Әминә әби Латыйпова бүген кызы Мәрьям тәрбиясендә гомер кичерә. Аның һәр көне балаларын, оныкларын, оныкчыларын барлаудан, аларга изге теләкләр теләүдән башлана. Акъәби һәр мөһим вакыйганың да үзәгендә булырга тырыша. Дини китапларны күзлексез генә укый, яраткан тегү шөгыленнән дә аерылмый.
“Тишелгән, сүтелгән кием-салым күрсә, инә-җебен ала да, тегеп тә куя. Эшләп кенә торасы килә аның. Һәр нәрсәне контрольдә тотарга да өлгерә”, - ди кызы Мәрьям.
Әминә әби Латыйпованың бер гасырлык юбилей көне газиз балалары, онык-оныкчыклары өчен дә иң зур бәйрәм булды. Котлауларга Ил, республика, район җитәкчелеге дә кушылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева Ил башлыгы Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын, район башлыгы Равил Хисаметдиновның Котлау открыткасын тапшырып, ихлас теләкләрен юллады. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да йөзьяшәр әбигә олы хөрмәтен белдереп, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләк тапшырды.