Яңалыклар

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне Бикасаз авылында

Корпункт: 

1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Әтнәдә "Хәтер шәме" акциясе

Корпункт: 

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

«Көндәлек» спектаклен карагач...

Корпункт: 

Гөлүсә Батталованың “Көндәлек” исемле пьесасы буенча спектакль премьерасы Әтнәдә куелды. Спектакльдә Бөек Ватан сугышы вакыты тасвирлана. "Көндәлек"не карагач... “Гөлүсә Батталованы әле “Госманова” фамилиясен йөрткән вакытыннан ук беләм. “Әтнә таңы” битләрендә аның язмаларын язу стиленнән үк танырга өйрәнгән идем. Язган шигырьләрен, проза әсәрләрен бик яратып укыйм. Иҗатына булган мөнәсәбәтемне ул үзе дә бик яхшы белә.

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Герой булу» Республика патриотик форумында Әтнә районы укучылары катнашты

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Герой булу» Республика патриотик форумында Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбеннән Сибагатуллин Искандәр, Сагдиев Ильяс, Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбеннән Филатов Айбулат һәм Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Багавиева Зәлинә Маратовналар катнашты. Форум тантаналы рәвештә РФ һәм РТ гимны белән башланып китте, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Әфганстан сугышы ветераннары белән очрашулар булды.

“Җиңү язы” килде

Корпункт: 

Әтнә районы мәктәпләре укучылары өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан районыбыз китапханәчеләре Әтнә районының сугыш чорындагы тормышын чагылдырган “Җиңү язы” дип исемләнгән патриотик кичә үткәрделәр. Чарада китапханәчеләр башкаруында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, патриотик җырлар яңгырады, хәрби тематикага биюләр башкарылды. Театральләштерелгән күренеш тамашачыларны сугыш елларына кайтарган кебек булды.

Без күргәнне беркем күрмәсен

Корпункт: 

Бәхтияр авылында Илдар һәм Сәвия Сафиуллиннар тәрбиясендә гомер кичерүче Флера Нигъмәтҗан кызына Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә 95 яшь тулды.

Сугыш чоры баласы Шәмсенур Садыкова 90 яшьлек юбилеен каршылады

Корпункт: 

Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, яшьлеге урман кисү кебек авыр хезмәт белән үткән Шәмсенур апа тумышы белән Арча районы Иске Кишет авылыннан. Хәер, ул туып-үскән чорларда да, хәзер дә Әтнә белән тыгыз бәйләнештә була инде ул авыллар. Колхозлары гына аерым булгандыр. Иске Кишеттән Иске Мәңгәргә килен булып төшкән Шәмсенурның да хезмәт сөючәнлеген бик тиз күреп алалар. Башкалар кебек үк, хезмәттә дә сынатмый ул, гаиләсен дә алып бара.

Ханипов Миннехан Миннегол улы

Корпункт: 

1943 -05.1947нче елга кадәр шәһәрне янгыннан саклаубуенча хезмәт иткән, укчы.Ярыш” колхозында комбайнер булып эшләгән. “Татарстанның атказанган комбанер” исеменә лаек булган.1989 елда вафат.

Тәхаутдинов Фахразетдин Тәхаутдин улы

Корпункт: 

1941 елның 23 июнендә сугышка алына. Хәрби өйрәнүләр узганнан соң, 1942 елның 25 августыннан алып Фахразетдин 327 укчы дивизиянең 1006 укчы полкы сафларында Ленинград фронтындагы бәрелешләрдә катнашкан. 1943 елның 25 гыйнварында Синявино станциясе өчен барган сугышта Фахразетдин авыр яраланган һәм 1943 елның июленә кадәр Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендәге госпителдә яткан. Савыкканнан соң, шул ук Ленинград фронтына караган 792 артиллерия полкы сафларында сугышларда була һәм 1943 елның 15 августында икенче тапкыр яралана.