Тәхаутдинов Фахразетдин Тәхаутдин улы
1941 елның 23 июнендә сугышка алына. Хәрби өйрәнүләр узганнан соң, 1942 елның 25 августыннан алып Фахразетдин 327 укчы дивизиянең 1006 укчы полкы сафларында Ленинград фронтындагы бәрелешләрдә катнашкан. 1943 елның 25 гыйнварында Синявино станциясе өчен барган сугышта Фахразетдин авыр яраланган һәм 1943 елның июленә кадәр Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендәге госпителдә яткан. Савыкканнан соң, шул ук Ленинград фронтына караган 792 артиллерия полкы сафларында сугышларда була һәм 1943 елның 15 августында икенче тапкыр яралана.








