Яңалыклар

«Утлы дуга» Курск сугышы турында аз билгеле фактлар.

Корпункт: 

Курск сугышы әлегә кадәр Икенче бөтендөнья сугышының иң зур сугышларының берсе санала. Ике яктан да аңа дүрт миллионнан артык кеше җәлеп ителгән (чагыштыру өчен: Сталинград сугышы барышында сугыш хәрәкәтләренең төрле этапларында 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан). Кызыл армиянең Генераль штабы мәгълүматларына караганда, 12 июльдән 23 августка кадәр булган һөҗүм барышында гына да немецларның 35 дивизиясе, шул исәптән 22 пехота, 11 танк һәм ике моторлаштырылган дивизия тар-мар ителгән. Калган 42 дивизия авыр югалтулар кичерә һәм шактый дәрәҗәдә сугышчан сәләтләрен югалта.

«Утлы дуга» Курск сугышы турында аз билгеле фактлар.

Корпункт: 

1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр булган Курск дугасындагы сугыш үзенең масштабы, җәлеп ителгән көчләре һәм чаралары, шулай ук хәрби-сәяси нәтиҗәләре ягыннан икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларының төп сугышларыннан берсе булып тора.Башта сугыш һөҗүм итәргә планлаштырылмаган.1943 елның язгы-җәйге хәрби кампаниясен планлаштырганда, совет командованиесе катлаулы сайлау алдында тора: нинди хәрәкәт итү ысулын яхшырак күрергә - һөҗүм итәргәме, әллә сакланыргамы.

Ибляминов Шакир Иблямин улы (1908 –1998)

Корпункт: 

1941 елның 28 августында сугышка китеп 155 нче укчы полкта укчы булып хезмәт итә.1941 нче елда каты яралана һәм 1942 елда демобилизацияләнә. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш” колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан.1998 елда вафат.

Асылбаев Әмин Камил улы (20.03. 1919-1991)

Корпункт: 

06.1941 – 14.04.1945нче елларда 85нче тимер юл батальонының 1нче бригадасында рядовой булып хезмәт итә. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш” колхозында бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан.1991 елда вафат булган.

Хәбибуллин Шәфигулла Хәбибулла улы (1915-1987)

Корпункт: 

1941 елда Шафигулла агай сугышка алынган. 156нчы полк сафларында сапер,№ 2233/6 санитар булып, бәрелешләрдә катнашып, 942 елның маенда демобилизацияләнгән. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш” колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан.1987 нче елда вафат.

Газизов Касыйм Газиз улы

Корпункт: 

Ефрейтор. 1941 елда сугышка алынган. Башта 1 тау төзү укчылар бригадасында ездовой буларак хезмәт иткән. 1944 елның февраленнән алып 1349 укчы полкына җибәрелгән. Анда шулай ук ездовой булган. 1945 елның октяберендә демобилизацияләнгән. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. “Ярыш” колхозында эшләгән.1981 елда вафат.

Суслонгер онытылмый

Корпункт: 

Суслонгер. Бу сүзне күрсәң дә, ишетсәң дә, ниндидер сагышлы хисләр кичерә башлыйсың. Сиксән елдан артык вакыт үткән вакыйгаларга кире кайтасың, дулкынланасың, шул елларда өйрәнү (учебный) лагерендә газаплы тормыштан якты дөнья белән саубуллашкан якташларыбызны искә төшерәсең. Былтыр беренче тапкыр булдык без бу лагерьда. Күлле Киме авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев белән барган идек. Элеккеге лагерьның керү уңаенда күп кенә районнарның һәйкәлләрен күрдек, алар арасында безнең районныкы юк иде.

Усманов Шәех Усман улы

Корпункт: 

Рядовой 8 1941 – 2.1942 нче елга кадәр 25нче Казан укчы полкында отделение командиры булып хезмәт иткән. 1942 елның 25 февраленә кадәр Магнитогорск шәһәрендәге 69 номерлы госпиталендә дәваланган һәм савыканнан соң сугышка яраксыз булу сәбәпле кайтарылып җибәрелгән. . 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Кайтып яңадан үз эшен – укытучылыкны дәвам иткән.1991 елда вафат булган.

"Бөек Җиңү юлы буйлап..."

Корпункт: 

Казаннан без, бер төркем ветераннар һәм “Юнармия” хәрәкәте яшьләре, су юлы буйлап 11 майдан 21 майга кадәр Мәскәүгә сәяхәткә киттек. Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган, өлкән һәм яшь буынны берләштергән бу сәфәр Татарстан республикасы рәисе һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Фәрхетдинов Минневәли Миннихан улы

Корпункт: 

1942 елда алынган алынган. 30 укчы дивизия составында сугышып, 1942 елның сентяберендә яраланган. Өч ай госпитальдә яткан. 1944 елда кайткан. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. “Ярыш” колхозында ферма мөдире булып эшләгән. 2002 елда вафат була.