Корпункт:
Ел саен район үзәк хастаханәсе терапевты тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып тикшерә.
Дөрес, ел дәвамында диспансер күзәтүе астында торганнары авырулары буенча аерым тикшерү узалар. Гадәттә, февраль-март айларында өйләрендә үк кан анализлары да алына. Күлле Кимедә яшәүче тыл хезмәтчәне Рәисә апа Кушаевага ЭКГ үткәрелде.
- Сәламәтлек – зур байлык инде ул. Шөкер, вакытында килеп карыйлар. Югыйсә, үзем больницага чыгып китәргә кыенсынам да, - ди 93 яшьлек тыл хезмәтчәне.
Рәйсә апа Кушаева терапевт Алинә Хурматуллинага үзенең гозерләрен җиткерде. Табиб аңа киңәшләрен бирде.
