Рихард Зоргеның тууына 130 ел
Рихард Зорге 1895 елның 22 сентябрь (4 октябрендә) Россия империясенең Баку губернасы Сабунчы бистәсендә күп балалы Рус-Алман гаиләсендә туа. Гаилә күп балалы була. Булачак разведчикка өч яшь тулгач, алар туган илләренә Германиягә күчеп китәләр.1924 елда Алмания Коммунистлар партиясе тыелганнан соң, Зорге Мәскәүгә килә. Анда 1925 елда компартиягә керә һәм Совет гражданлыгы ала, журналларда күп басыла һәм берничә китап яза.Тиздән немец СССР разведкасына эшли башлый.Зоргеның таланты аның мәгълүматны оста табуында гына түгел, ә киң агентура чилтәре төзүендә дә була.









