Яңалыклар

1942 елның 24 ноябере

Корпункт: 

1942 елның 24 ноябрендә Бөек Ватан сугышы барышында мөһим вакыйга була — Сталинград янында немец армиясен камап алу тәмамлана. Совет гаскәрләре «Уран» операциясен тәмамлап, генерал Паулюс группировкасы тирәсендә боҗраны ябалар. Вермахтның камалган частьлары авыр хәлдә кала, бу соңыннан 1943 елның февралендә Германиянең 6 нчы армиясенең капитуляциясенә китерә. Бу җиңү сугышның борылышлыСоветлар Союзы файдасына китергән мизгелләренең берсе була. Төзеде: Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее

Нуришанов Әнәс Давыт улының тормыш юлы

Корпункт: 

Нуришанов Әнәс Давыт улы 1925 елда кечерәк кенә Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул белемне җирле мәктәптә ала, 7 сыйныфны тәмамлый, ул вакытта бу шактый зур казаныш була. Шуннан соң ул Бөгелмәдә механизаторлар курсларында укуын дәвам итә, бу аның алдында авыл хуҗалыгында яңа офыклар ача. Комбайнчы булып эшләгәндә ул үзен җаваплы һәм хезмәт сөючән хезмәткәр итеп күрсәтә. 1943 елда, ил сакчыларга мохтаҗ булганда, Әнәс фронтка алына. Аның Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте батырлык һәм каһарманлык белән билгеләп үтелә.

Әгълиулла Хәйрулла улы Әхмәтшин (1918-2002)

Корпункт: 

Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. Авылында 7 сыйныф укыган.1936 нчы елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Тыныч тормышта укытучы. 1941 елдан КПСС әгъзасы. Беренче Май хәрби комиссариаты 1942 елда Әгълиулла Хайрулла улын хәрби хезмәткә алган, 1942 елның октябреннән 1945 елның июленә кадәр 1765 нче зенит артиллериясе полкында орудие командиры, сержант.

Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алу чарасы елдагыча Хәтер мәйданында узды

Корпункт: 

Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда оештырылган. Аның җитәкчесе Әнисә Гәрәева бүгенге көндә оешманың 52 ләп кешене берләштерүен хәбәр итте. Аларның да күбесенең яше сиксәннән узган икән инде. – Тарихны төзәтеп булмый, ләкин бер язмыш та онытылмасын өчен без гаделлекне торгызырга тиешбез. Авырлыкларга карамастан, без, репрессияләнүчеләрнең балалары, үстек, укыдык, эшләдек, яшибез һәм каты бәгырьлеләнмәдек – барлык авырлыкларны үз җилкәбездә күтәрдек. Без бары тик безне ишетүләрен, онытмауларын һәм һәрвакыт истә тотуларын гына телибез, – диде ул.

Әхмәтсафин Мөхәммәтвафа Әхмәтсафа улы 04.10.1903 –04.05.2000

Корпункт: 

Ефрейтор. II Белоруссия фронтында 472нче саперлар батальонында сапер булып хезмәт итә. 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканчы “Ярыш” колхозында эшли. 2000 елда вафат.

Ямалиев Сәләхетдин Ямали улы 07.07.1914 –1991

Корпункт: 

1941 елның маенда Кызыл Армиягә алынган һәм 33 аерым сапер батальонына сапер итеп җибәрелгән. 1944 елның 7 мартына кадәр шул батальон составында сугышларда катнашып каты яраланган. 466 номерлы госпиталдә ике ай ятканнан соң сугышка яраксыз диеп кайтарылып җибәрелгән. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш”колхозында бригадир вазыйфаларын башкарган.1991 елда вафат.

Ихсанов Шәфигулла Хәбибулла улы 1925 –2006

Корпункт: 

1943 елда Кызыл Армия сафларына алынган. Кече сержант. Башта 2673 укчы полк составында повозочный вазыйфаларын башкарган. 1944 елның мартыннан алып 96 юл салучы бригадада пешекче булып хезмәт иткән. 1945 елның мартында яраланып, Львов шәһәрендәге 5786 номерлы хастаханәдә дәваланган. 1945 елны савыкканнан соң демобилизацияләнгән. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш” колхозында башта терлекче, аннары ферма мөдире булып эшләгән.2006 елның 2 маенда вафат булган.

Ихсанов Хатыйп Харис улы 10.06.1921 –22.08.2004

Корпункт: 

1941 елда алынган. 589 аэродромнарда хезмәт күрсәтүче батальонда хезмәт иткән. Аннары Хатып агай Мәскәүдә бер ел чамасы өйрәнүләрдә булган. 1942 елның декабереннән алып 1943 елның февраленә кадәр 10 аерым чангычылар бригадасы составында сугышкан. 1943 елның 25 февралендә әсирлеккә төшкән. 1945 елда кайткан. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш” колхозында эретеп ябыштыручы булып эшләгән. 2004 елда вафат.

Бөек Ватан сугышы чорында

Корпункт: 

20 октябрьдә Россиядә һөнәри бәйрәм - Хәрби элемтәче көне билгеләп үтелә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында хәрби элемтәчеләр фашист илбасарларын җиңүгә зур өлеш кертәләр.

Бикчурин Әсәдулла Фәхрулла улының кызылармеецлар китабы

Корпункт: 

Хәтерне саклаучы тарих бите: Бикчурин Әсәдулла Фәхрулла улының кызылармеецлар китабы