Яңалыклар

Онытырга мөмкин түгел...

Корпункт: 

8 нче апрель көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә 5нче класста ачык класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Класс җитәкчесе хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелүе, Нөркәй авылыннан 400дән артык кешенең китеп, шуларның 165е сугыш кырында ятып калуы турында сөйләде.

Геройларың кем, Ватаным?

Корпункт: 

Зур Нөркәй мәктәбенең 7нче сыйныфында татар әдәбиятыннан «Геройларың кем, Ватаным? ” дигән дәрес үткәрелде. Дәрес Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар үз районыбыз геройлары Александр Казаков, Нурми Шәриповның батырлыклары белән таныштылар. Виктор Талалихин, Мәгубә Сыртланова, П.

Тыл ветераннары белән очрашу

Корпункт: 

Азалак мәктәбе укучылары тыл ветераннары Зиятдинова Асфия,Каримова Мөхәлилә,Салихова Мәүлидә апалар белән очрашуда катнаштылар. Ветераннар укучыларны үзләренең тормыш юллары турындагы истәлекләре белән таныштырдылар .Укучылар аларны котлап концерт номерлары күрсәттеләр.

Күтәмәле мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны белән очраштылар

Корпункт: 

Кү­тә­мә­ле төп го­му­ми бе­лем би­рү мәк­тә­бе­нең 9 нчы сыйныф уку­чы­ла­ры Фирү­зә Дәү­лә­то­ва, Гөл­наз Шәй­хе­лис­ла­мо­ва, Ин­саф Нә­гый­мул­лин һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Шәрипова Бөек Ватан сугышы ветераны Мө­хәм­мәт­ди­нов Мин­нәх­мәт Мө­хәм­мәт­дин улы белән очраштылар. Алар ве­те­ран­ның га­и­лә­се бе­лән та­ныш­тылар, өен­дә бул­дылар.

Яңа Әхмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Әхмәт авылында да күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 13 нче апрель көнне, ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, авыл клубы мөдире Алия Фатыйхова, сәнгать җитәкчесе Резедә Нәҗметдинова, техник хезмәткәр Асия Хафизова тыл һәм хезмәт ветераны Өлфәт апа Әхмәтҗанова янында булдылар. Ветеран гаиләдә 9 баланың дүртенчесе булып дөньяга килгән. Яшьли колхозда эшли башлый.

Түбән Орыдан Винер Лотфуллин әтисе исемен мәңгеләштерергә тели

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел. Әмма әлегә кадәр хәбәрсез югалган туганнарының кайда күмелгәннәрен белә алмаучылар бик күп. Безнең районда да бар алар. Бер очрашканда Казан Кремле каршындагы музей–мемориал мөдире Михаил Черепанов: “Хәбәрсез югалганнар юк, алар бар да батырларча һәлак булган. Аларның калдыкларын табып, туганнарына җиткерү һәм җир куенына иңдерү безнең изге бурычыбыз”, – дигән иде. Эзтабарларның казу эшләре алып баруы нәтиҗәсендә безнең якташларыбыз арасында да туганнары калдыкларын табучылар булды. Ә “Кремник.

Утны, суны кичкән Сәгыйдә апа

Корпункт: 

Өлкәннәр байлыкка да омтылмый, бүләк тә, дими. Алар өчен иң мөһиме – аралашу. Килеп хәлләрен белсәләр, сөйләшеп утырсалар, шуннан тәм һәм ямь табалар. Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтүче ак яулыклы ак әби Сәгыйдә Хәнәфиева да олы юбилее белән котларга килгән район җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиевны шатланып каршы алды, бүләкләргә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатына сабыйларча сөенде, рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде. Махсус үзе язган шигырен дә укыды.

Шагыйрә КлараБулатова белән очрашу

Корпункт: 

17 апрель көнне “Сарман” кинотеатрында Әдәбият елы hәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Тукай премиясенә кандидат, шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды. Очрашуда язучы узенең уткәне, балачагы-яшьлеге белән таныштырды, укучылар тарафыннан язучынын шигырьләре яттан укылды, яраткан тамашачылары К.Булатовага үзләренең теләкләрен җиткерделәр, истәлекле буләкләр тапшырылды.

"Бөек Җиңү" исемендәге викторинаузды

15 апрель көнне Татарстан авыл китапханәсендә “Лебедушка” балалар бакчасы белән берлектә “Безнең Җинү” исемендәге викторина узды. Китапханә мөдире Мәйсәрә Мирзаянова балаларны поселоктагы ветераннар исемлеге һәм кыскача алар үткән юл белән таныштырды. Китапханәдә сакланучы 1945 нче елның 9 маенда бастырылган “Красная Татария” газетасы балаларда аеруча кызыксыну уятты. Яңадан балалар “Патриот” музееында булып аның экспонатлары белән таныштылар.

"Бөек Җиңүгә 70 ел" тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбиятыннан фәнни – гамәли конференция

Корпункт: 

1 нче гимназиядә Алабуга муниципаль районы мәктәпләренең югары сыйныфларында укучылар өчен "Бөек Җиңүгә 70 ел" тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбиятыннан "Мәктәп белемнәреннән-фәнни эзләнүләргә" исеме астында фәнни–гамәли конференция үткәрелде.