Яңалыклар

Мусабай-Завод китапханәсендә патриотик дәрес үтте.

17 апрель көнне Мусабай – Завод авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хис тәрбияләүгә багышланаган очрашу үтте. Очрашуның төп максаты: балаларда патриотик хис тәрбияләү. Китапханә белән танышканннан сон, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән, күргәзмә янында әңгәмә узды. Балаларга фронтовик язучылар, тыл һәм тол ветераннары белән танышу кызыклы булды. Алар сугыш кырыннан килгән “солдат хатларын” аеруча дикъкать белән тикшереп карадылар. Кызыксынган сорауларын бирделәр. Сугыш турында шигырьләр сөйләделәр.

Мәдәният йортларында "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" күргәзмәсе

Тукай районы мәдәният йортларында Җиңү көнен каршылауга хәзерлек эшләре бара. Шундый чараларның берсе мәдәният йортларында "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык"дигән кулъяулыклар күргәзмәсе оештыру. Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгдә билгесе булган кулъяулыклар - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Ил сагына хезмәткә китүче егетләргә вәгъдә бүләге итеп чиккән кулъяулык тапшыру - һәр кызның изге бурычы булган. Әлеге кулъяулыклар Ватан сакчысы белән якыннарын бәйләп торучы күренмәс җеп булган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының район туры үтте.

Корпункт: 

Әтнә районы “Ашыт” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының (конкурс строевой песни) район туры үтте. Бәйгедә 14 кешелек команда белән район мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты. 12 команда арасында 1 нче урынга Олы Әтнә мәктәбе укучылары лаек булды. 2 нче урынны – Күәм мәктәбе, 3 нче урынны – Иске Өҗем мәктәбе укучылары яулады. Олы Әтнә мәктәбе укучылары зона ярышына барачаклар.

Урта Балтай мәдәният йортында "Җиңү салюты" фестивале узды

Корпункт: 

4 февраль көнне Урта Балтай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү салюты" район фестивалендә, авыл җирлегендәге үзешчәннәр катнашты.Фотода сулдан уңга - Гисмәтуллина Зөлфирә Мансур кызы, Сабирова Люция Гәзиз кызы, Сафина Зәбәйдә Сәетгәрәй кызы, Гизатуллина Мөнирә Ислам кызы, Сафина Зөһрә Зариф кызы, Динмухамитова Минсәфидә МинҺач кызы, Хәлилуллина Нурия Мәгзулла кызы, Биктимерова Мөнирә Сөләйман кызы, Гисмәтуллина Мөнәвәрә Сәләх кызы, Гисмәтуллина Флюра зәки кызы.

Онытмаулары да зур сөенеч

Корпункт: 

“Арча нефть продуктлары” җәмгыяте сугыш һәм хезмәт ветераннарына һәрчак зур ихтирам белән карый, аларны хөрмәтли, олылый. “Ветераннарыбызга кагылышлы һәр бәйрәмне билгеләп үтәбез, туган көннәре белән котлыйбыз, бүләген әзерлибез, түгәрәк өстәл артында очрашабыз. Килә алмаганнарның өйләренә барабыз”, – ди оешманың ветераннар советы рәисе 63 еллык хезмәт стажы булган Наил абый Сабиров.

Тормыш һәръяктан сынаган

Корпункт: 

Арча укучылар сараенда озак еллар мәгариф системасында эшләгән, лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Миннехан Зиннатов түгәрәк өстәл артында “Нур” телестудиясе журналистлары белән очрашты. – Быел ветеран үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 28 ел дәвамында мәгариф оешмалары профсоюзын җитәкләде. Бу урында шулай озак эшләгән кешеләр республикада өч кенә, – диде мәгәриф оешмалары профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов һәм Миннехан Зиннатовка республика комитетының рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк

Корпункт: 

28 ап­рель­дә ра­йон­да, ха­лык­ка буш­лай юри­дик яр­дәм күр­сә­тү ту­рын­да­гы закон­нар­ны тор­мыш­ка ашы­ру мак­са­тын­нан һәм Бө­ек Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гын бәй­рәм итү кы­са­ла­рын­да, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры­на һәм алар­ның га­и­лә әгъ­за­ла­ры­на буш­лай юри­дик яр­дәм күр­сә­тү кө­не үт­кә­ре­лә. Ул 9.00 сә­гать­тән 12.00 сә­гать­кә ка­дәр «Сар­ман» ки­но­те­ат­рын­да оеш­ты­ры­ла.

Сезнең тормыш - үзе батырлык

Корпункт: 

Апас муниципаль районында китапханәләр Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чараларда актив катнашалар. Кече Болгаер авылы китапханәсендә әзерләнгән "Сезнең тормыш - үзе батырлык" дип аталган бай эчтәлекле, фотографияләр белән баетылган элмә такта - күпләребез өчен үрнәк булып тора.

Кече Болгаер авылы "Карлыгач" балалар бакчасы нәниләре китапханәдә кунакта.

Корпункт: 

"Батырлык - ул рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Без әлеге батырлыклар хакында онытырга тиеш түгел. Менә 70 ел инде туган җиребезгә тыныч яз килә. “Һәр тарафта җиңү шатлыгы. Күңелләрдә сугыш ярасы” дигән сүзләр һәрберебезнең күңелендәдер. Шул уңайдан Кече Болгаер “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез тәрбияче апалары белән китапханәдә кунакта булдылар.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы “Без бәхетле буын“ фестивалендә

Корпункт: 

Казанның “Пирамида“ мәдәни күңел ачу комплексында Татарстанның урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Без бәхетле буын“ - “Мы счастливое поколение“ үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Ул ел башыннан барган зона бәйгеләренең йомгаклау концерты буларак үтте. Монда 70тән артык уку йорты катнашты. Һәм әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының “Яшьлек“ үзешчән коллективы 5 номинациядә дипломнарга лаек булды.