Корпункт:
Зур Нөркәй мәктәбенең 7нче сыйныфында татар әдәбиятыннан «Геройларың кем, Ватаным? ” дигән дәрес үткәрелде. Дәрес Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар үз районыбыз геройлары Александр Казаков, Нурми Шәриповның батырлыклары белән таныштылар. Виктор Талалихин, Мәгубә Сыртланова, П. Гаврилов турында мәгълүмат алдылар, герой пионерлар турында сөйләштеләр. Балалар күңелендә батырларга карата соклану һәм горурлык хисе уянды.