- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Өлкәннәр байлыкка да омтылмый, бүләк тә, дими. Алар өчен иң мөһиме – аралашу. Килеп хәлләрен белсәләр, сөйләшеп утырсалар, шуннан тәм һәм ямь табалар. Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтүче ак яулыклы ак әби Сәгыйдә Хәнәфиева да олы юбилее белән котларга килгән район җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиевны шатланып каршы алды, бүләкләргә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатына сабыйларча сөенде, рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде. Махсус үзе язган шигырен дә укыды.
Гомере дәверендә авырлык- ларның барысын да башыннан кичергән, олыгайган көнендә кызы – Кадриясе янында рәхәт тормышта яшәгән тыл ветераны һәр яңа туган көнгә, бүгенге матур тормышка сөенә.
– Аллага шөкер, ничек рәхәт яшибез, – диде ул. – Кадерен генә белергә кирәк. Минем иң матур чагым сугыш чорына туры килде. Әти белән бергә тормышны тартып алып бару насыйп булды. Гаиләдә сигез бала үстек без. Олы абый сугышның беренче көненнән үк фронтка китте. Калганнар өелеп өйдә калдык. Менә шуннан башланды инде михнәтләр.
Сәгыйдә апа Лубянда туып-үскән. Кукмара районындагы урман арасында урнашкан бик матур авыл ул. Менә шул урман туендырган, үлемнән йолып калган да инде аларны. 16 яшьлек, әле сабыйлыктан чыгып кына килгән яшүсмер кыз урманга эшкә йөргән. Аякта чабата, өстә дә юка гына. Көзге салкыннар үзенекен иткән шул, кыз авырып киткән. Тик урын өстендә ята торган чакмыни, аны шунда ук учетчик итеп куйганнар.
– Барын да эшләргә туры килде. Карлы җирдән бәрәңге дә чүпләдек, урак та урдык. Куллар шешеп, уч төпләре уелып бетә торган иде. Ашарына да юк бит аның. Бервакыт бригадир 5–6 кызны җыеп алды да, уч төбе кадәр ипи өләште. Ул алтынга тиң байлык иде инде, – ди Сәгыйдә апа. – Аннан бездә агач кисү заводы ачтылар. Шунда эшли башладым. Такта чыгардык. Җидешәр сәгать буена станок янында басып торырга туры килә иде.
– 40 ел буе бер ялсыз эшләде ул, – дип сүзгә кушылды кызы Кадрия. – Без әнине күреп үсмәдек. Аның өйгә кайтып керергә вакыты да юк иде. Әтиебез, әнине ике бала белән калдырып, ташлап китте. Өч ел гына ир белән яшәп калды ул. Аңа безне аякка бастырырга кирәк иде.
Әйе, ана баласы өчен утка да, суга да керергә әзер. Кадриясе, Розалиясен бер ялгызы үстерергә туры килә бит аңа. Тормышлары җиңел булмый, әмма балалары чын кеше булып үссен өчен ана бөтен тырышлыгын куя.
– Кызларым мәктәптә бишлегә генә укыдылар, Аллага шөкер. Югары белем дә алдылар. Кадриям башта Арча педагогика көллиятендә белем алды, аннан институтта укыды, көллияттә 40 ел укытты. Зур хөрмәт казанды. Розалиям дә Чаллыда зур стажлы укытучы. Алар белән хәзер горурланып яшим, – ди Кадриясен җилкәсеннән сөеп Сәгыйдә апа.
– Без Лубянда гомер буе баракта тордык. Янгын чыгып, барагыбыз янып беткәч, әнине яныма алып килдем. Аңа да 23 ел булган инде, – дип сүзгә кушыла Кадрия ханым. – Бер-беребезгә терәк булып, гомер итәбез.
Тормышлары яхшы. Кечерәк кенә булса да, үз фатирлары. Өстәл тулы сый. Сәгыйдә апа биш вакыт намазын калдырмый. Кадрия ханым да, Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлап, Көнбатыш һәм Изгеләр мәчетендә тәҗвид кагыйдәләрен укыта, гарәп теленә өйрәтә.
– Мине шулай зурлавыгыз өчен сезгә уңышлар теләп дога кылырмын. Сезне Аллаһы Тәгалә бервакытта да рәхмәтеннән ташламасын, – диде Сәгыйдә апа. Ул безне ишек төбенә кадәр килеп озатып калды.
Гөлсинә Зәкиева