- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
8 нче апрель көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә 5нче класста ачык класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Класс җитәкчесе хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелүе, Нөркәй авылыннан 400дән артык кешенең китеп, шуларның 165е сугыш кырында ятып калуы турында сөйләде. Укучылар татар кешеләренең батырлыклары турында Советлар Союзы маршаллары әйткән фикерләрне тыңладылар. Немец ефрейторы Рудольф Вольтангның үз туганнарына язган хатыннан өзек укылды. Анда немец солдаты татарлар турында болай дип яза: «Монда безгә каршы бик күп татар сугыша. Мин хәтта төшемдә дә татар белән очрашмаска теләр идем”. Укучылар сугышта катнашкан бабалары турында таныштырдылар. Димеева Гүзәл шигырь сөйләде. Класста уздырылган рәсем конкурсына бәя бирелде. Урыннар билгеләнде. Ачык класс сәгате бик кызыклы үтте.