Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветеранарын бәйрәм концерты белән котладылар.

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветеранарын кунакка чакырып, бәйрәм концерты белән котладылар.

Якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗәнинең туган нигезе җыештырылды.

Корпункт: 

Күренекле якташыбыз галим, мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең Әтнә районы Ябынчы авылындагы туган нигезе Комыргуҗа мәктәбе укучылары ярдәмендә җыештырылды. Янында урнашкан “Муллалар коесы” да тәртипкә китерелде. Ел саен башкарыла торган бу эшләрне Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зиннатуллина Зилә җитәкләде.

"Язгы игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында сугыш ветераны турында тәрбия сәгате үтте.

Корпункт: 

"Язгы игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында Әтнә районы Күәм урта гомуми белем мәктәбендә сугыш ветераны Мозаффаров Рәхим абыйның тормыш юлы һәм аның Бөек Ватан сугышында, сугыштан соңгы елларда ил алдында изге бурычын үтәве турында тәрбия сәгате үтте.Тарих укытучысы Садриев Равил ветеранга багышланган видеопрезентация күрсәтеп, үзе иҗат иткән поэмасын укучыларга тәкъдим итте. Мозаффаров Рәхимҗан Габдуллаҗан (Музафаров Рахимзян Габдуллазянович) улы 1924 елның 5 сентябрендә Әтнә районы Күәм авылында туган. Рәхим абый 1942 елның 26 августында 17 яшендә сугышка китә.

«Без – Тукайлы халык» Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары.

Корпункт: 

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без – Тукайлы халык» исеме астында Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары булып узды. Бөек Тукайның 129 еллык юбилеена багышлап оештырылган иде әлеге чара. Габдулла Тукай укуларын Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миңнефарович ачып җибәрде. Казаннан да бик күп кунаклар килгән.

Әтнәдә "Һәйкәлләргә юл" көне.

Корпункт: 

Әтнә районы Мәңгәр урта гомуми мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл, сугыш чорында Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән латышларга куелган обелиск территориясендә өмәләр үткәрделәр.

“Батырларның даны мәңгелек” китап дөнья күрде.

Корпункт: 

Әтнә районы Комыргуҗа авыл җирлеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Биредә сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүматлар тупланды. Комыргуҗа авылы китапханәчесе Хакимуллина Рәзинә, Ш. Мәрҗәни музее җитәкчесе Зиннатуллина Зилә һ.б. бу эшкә зур өлеш керттеләр. Китапка барысы 95 истәлек-хатирә урын алган.

Әтнәдә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Эрудит" бәйгесе узды.

Корпункт: 

Мәгариф бүлеге, Укучылар йорты бик яхшы чара оештырганнар. Бу юлы ул Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга көндәшләрен җиңеп, 3 балл туплаган командалар чыкты. Дөрес, Әтнә районы Күңгәр һәм Мәңгәр командалары арасында өстәмә уен уздырырга туры килде. Финал уеннары бик кызу булды. Монысында һәр командадан сорау саен берәр уенчы катнашты. Күңгәрнең өстенлеге сизелерлек иде, хаклы рәвештә I урын яуладылар. II урынны Бәрәзә мәктәбе алды, III урын ияләре – Яңа Шашы мәктәбе.

Әтнәдә мәктәп укучылары агач утырттылар.

Корпункт: 

Әтнә районы Күңгәр укучылары “Ашыт” сакланышы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп территориясендә чыршы, нарат, юкә агачлары утырттылар. “Ашыт” сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров һәм инспектор Рәшит Әхмәтҗанов мәгариф бүлеге каршына килеп туктап, машина кузовын ачып җибәрүгә, аларны мәгариф хезмәткәрләре чолгап алды. Арбада 1500ләп агач үсентесе кырын ята иде. Мәктәпләрнең һәрберсе аларны бүлешеп, алып кайтып китте. Ә күп өлеше “Ашыт” хезмәткәрләре белән бергә Күңгәр мәктәбенә юл алды. Биредә мәктәп директоры Наил Габидуллин һәм VIII, X сыйныф укучылары агач утыртырга чыктылар.

Әтнә районы “Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан данлыклы Әтнә ягы көрәшчесе Бәрәзә Хафиз истәлегенә көрәш бәйгесе үтте.

Корпункт: 

Әтнә районы “Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан данлыклы Әтнә ягы көрәшчесе Бәрәзә Хафиз истәлегенә 25 апрель көрәш бәйгесе үтте.Монда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәкләр көч сынашты. Бәйгедә Әтнә, Арча, Биектау командаларыннан тыш Мари Иленең Йошкар - Ола, Морки, Бәрәңге районнарыннан, республикага танылган көчле көрәшчеләр биргән Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, районнарыннан һәм Казаннан көрәшчеләр катнашты. Баш хөкемдар РСФСРның спорт остазы Марсель Харис улы Хайдаров булды.

"Давылларда сыгылмас гөлләр"

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әлы Әтнә мәктәп китапханәсендә "Давылларда сыгылмас гөлләр" исемле тәрбия сәгатьләре үтә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларга патриотик тәрбия бирү; сугышта ирләр белән беррәттән көрәшкән хатын-кызларның батырлыгын күрсәтү. Розалия Камиловна тәкъдим иткән әсәрләрдәге хатын-кызларның батырлыгы сокланырлык. Шулай “Сугыш эзләре буйлап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган һәм аңа күзәтү үткәрелә.