Корпункт:
"Язгы игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында Әтнә районы Күәм урта гомуми белем мәктәбендә сугыш ветераны Мозаффаров Рәхим абыйның тормыш юлы һәм аның Бөек Ватан сугышында, сугыштан соңгы елларда ил алдында изге бурычын үтәве турында тәрбия сәгате үтте.Тарих укытучысы Садриев Равил ветеранга багышланган видеопрезентация күрсәтеп, үзе иҗат иткән поэмасын укучыларга тәкъдим итте. Мозаффаров Рәхимҗан Габдуллаҗан (Музафаров Рахимзян Габдуллазянович) улы 1924 елның 5 сентябрендә Әтнә районы Күәм авылында туган. Рәхим абый 1942 елның 26 августында 17 яшендә сугышка китә. Башта өч ай вакыт дәвамында Мари якларындагы Суслонгерда әзерлек курслары үтә. Аннан соң Волхов фронтында Ленинград юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1244 нче укчы полкта миномёт наводчигы булып хезмәт итә. 120 мм лы миномётның 16 килограммлы снарядлары 5 километрга кадәр оча торган була. 1943 елның январенда яралана һәм май аенда демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, колхозда төрле эшләрдә эшли: 14 ел бригадир була, 3 ел ат җигеп, сөт җыя, 3 ел ындыр табагында ашлык кабул итә. Дәүләт бүләкләре: Медаль «40 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.; Орден Отечественной войны 2 степени» 11.03.1985 ел. Рәхим абый - Күәм авылының Бөек Ватан сугышының хәзерге вакыттагы бердәнбер исән ветераны. Хәзерге вакытта кияве Наил, кызы Һавария тәрбиясендә яши. Оныклары һәм оныкчыкларының яраткан бабасы да ул. Мәктәп укучылары белән бик теләп очрашуларда катнаша. Укучыларыбызга сугышта күргәннәрен күз яшьләре аша җиткерә.


