Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

9 май халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышының тынганына ничәмә ел вакыт үтте. Без күбебез сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, безнең күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә.

Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

Корпункт: 

Мин Беренчемай районы (хәзерге Әлмәт районы) Иске Багряҗ -Елховой авылында туып үскәнмен. Бала чагым граҗданнар сугышы елларына туры килсәдә, ирем белән гаилә корып матур гына алты бала үстереп яшәп яткан чорыбызда, Бөек Ватан сугышы башланды. Ул хәбәр көндез яшен аткан күк тәэсир итте миңа. Чөнки гаиләдә ир атлардан, тормыш иптәшем һәм балик булган олы улым бар. Алар сугышка китсә берсеннән - берсе кечкенә биш балам белән берүзем торып калам.

Әлмәттә яшәүче тыл ветеранына 90 яшь тулды

Корпункт: 

Район башлыгы юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов, район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев котлады.

Әлмәттә тарихи квест узды

Корпункт: 

Биремнәр Курск сугышының 78 еллыгына багышланган иде. Җиңү волонтерлары Әлмәттә тарихи квест үткәрделәр. Ул Курск сугышының 78 еллыгына багышланган иде. Укучылар 6 бирем – каршылыклар полосасы, ату ноктасы, медиклар һәм радистлар өчен сынаулар, танк көрәше һәм миналы кыр узарга тиеш иделәр. Уенда 30 бала катнашты. Шундый ук квестлар бу көннәрдә бөтен Россия буйлап узды.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котлады

Корпункт: 

Кичә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Түбән Мактамада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәет Сәгыйтов үзенең туган көнен билгеләп үтте. ⠀

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гайшә Салих кызы Авширова язмышы

Корпункт: 

Сугыш чоры балалары дип әйтүгә, авырлык белән гомер иткән, ачлык-юклыкны күргәннәр күз алдына килә. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек. Ятимлек ачысын да татыганнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр. Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Алар исән чакта хөкүмәт тарафыннан тиешле игътибар күрсәтелсен иде дә бит... Никтер алар үгисетелгән кебек кала.

"Һәйкәл"

Корпункт: 

Бүген яшь буынны халкыбызның тарихи традицияләрендә, аның уллары һәм кызларының батырлыкларында, бөек казанышлар тәҗрибәсендә тәрбияләү бик мөһим. Үсеп килүче буында Ватанга, тынычлыкка, Ватанны саклауга әзерлеккә, Ватанга тугрылыкка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Әхмәтшин Х.Х.

"Хәтер һәм кайгы көне"

Корпункт: 

1941 елның 22 июнь көне – егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн. Сигез дистә ел вакыт узса да, бу көн халкыбыз хәтерендә мәңге онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр. 1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. Миллионнарча гаиләләргә кара кайгы өстәп, аналарны –газиз балаларсыз, хатыннарны –тол, сабыйларны – ятим, илне асыл улларсыз, каһарман кызларсыз калдырды.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашканнарны искә алдылар

Корпункт: 

22 июнь-Россиядә Хәтер һәм кайгы көне.

Хәтер яшәгәндә батырлар онытылмый

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә елдан артык ел вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.