Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

27нче гыйнвар көне тарихта

Корпункт: 

27 нче гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы өзелүгә 77 ел тулды. Ленинград шәһәре халкы 872 көн фашистлар камалуында булды. Ач үлемле, канлы камалуда бик аз кешеләр генә исән калды. Канлы камалу көннәре, сугышлар беркайчан да онытылмый. Сугышлар булмасын! Аяз күкләр, тыныч тормыш телибез!🌺

Мәңге онытылмас хатирә.

Корпункт: 

1945 елның 27 гыйнваре кешелек тарихында зур урын алап тора. Бу көнне совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) нацистлар кулыннан азатитә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.

Әлмәт волонтерлары ветераннарга ярдәм итә

Корпункт: 

Әлмәт шәһәренең 23 мәктәбенең Җиңү волонтерларының мәктәп отряды Яхина Фатыйма Яхин кызы янына бардылар. Ул 1924 елның 19 февралендә Минзәлә районында туган. Быел аңа 98 яшь тула. Ветеран 17 яшендә фронтка китә. 1 һәм 2 Белоруссия фронтларында зенит гаскәрләрендә сугыша. Сугышка кадәр авыл китапханәсендә эшләгән. Шулай ук "Игелекле Әлмәт" шәһәр штабы волонтерлары Сабирова Минисә Мифтах кызы янына бардылар. Сугыш башлану белән аны торф чыгарырга алалар, аннан авырый, өенә кайтып китә.

Әлмәт районында тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Корпункт: 

Бу көннәрдә Әлмәт районы Кама - Елга авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Мөсәгыйт абый Шайдуллин Заһидулла улының 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте. Аны котларга туганнары, балалары, Бишмунча авылы башлыгы урынбасары Римма Насыйх кызы һәм ветераннар советы исеменнән Зәхинә Даймат кызы килделәр. Юбилярга матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар. "Әлмәт таңнары" газетасы. Тулырак: http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/50513

Әлмәт районында гомер кичерүче Майкәүсәр Шәйхетдинова 19 декабрьдә 100 яшен тутыра

Корпункт: 

Бер гасыр гомер кичереп, төрле еллардагы вакыйгалар шаһиты булган Ак әбинең тормышы, яшәеше белән без дә танышып кайтырга булдык. Майкәүсәр әби безне аягүрә басып каршы алды. Яше олыгаюга да карамастан, күңеле көр, йөзендә елмаю балкый. - Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булу-ымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем, авырлык килгәннәргә гел ярдәм иттем, күңелем яхшыда булды. Озын гомерле булу безгә нәселдән килгән, әнием дә озак яшәде. Ул гомерне безгә Ходай үзе бүләк итеп биргән, - дип сүз башлады йөзьяшәр әби.

Ватан Геройлары көне уңаеннан авылдашыбыз Даутова Мәхлисә Габделхак Кызы (1923-1979) турында...

Корпункт: 

Авылдашыбыз Даутова Мәхлисә Габделхак кызы 1923 елда Әлмәт районының Миңлебай авылында туа. 1941 елның 21 июнендә ул Чистай медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамлый. 22 июнь көнне алар бөтен курс белән фронтка китте... Мәхлисә Габделхак кызы Воронеж фронтка эләгә һәм 21 армия медицина пунктында шәфкать туташы булып хезмәт итә башлый. Яшь шәфкать туташы каны күп солдатларның гомерен саклап калган Ирекле Донор.

Миңлебайның хәрби шельдшеры

Корпункт: 

Хакимов Фахразый Бари улы 1920 елны Миңлебай авылында туган. 1941 елда Бөек Ватан сугышына киткән. Хәрби фельдшер, подполковник. 1945 елда җиңү яулап кайткан. Шәхсән ул үзе Украина, Курск, Воронеж, Сталинград, Калинин, Полтава, Белоруссия, Латвия, Литва, Эстония, Польша, Германияне фашистлардан азат итүдә катнаша, 3 тапкыр яралана, 2 тапкыр контузия ала.

Минем әтием Бөек Ватан сугышы ветераны иде.

Корпункт: 

Минем әтием Әхмәтгата Гыйләҗетдин улы Гыйләҗетдинов 1915 елның 12 августында, Беренчемай районы (хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туып үскән. 1940 елның көз аенда, өч ел хезмәт итеп кадровый хезмәттән кайта. Анда тупчы-артиллерист була. 1939нчы елда Көнбатыш Прусияне азат итүдә, ә 1940нчы елдафиннарга каршы көрәштә катнаша.

Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

Корпункт: 

Мин, Кашапова Миннур, Беренчемай районы Елховой авылында туганмын. 1941 нче елның 22 нче июнь көннәре, бик авыр башланып китте. Сугыш башлануга минем тормыш иптәшем авылдашлар белән бергә сугышка, Ватанны якларга дип чыгып китте. Ул киткәч бик авыр булды миңа, – дип дәвам итә Миннур әби.

Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

Корпункт: 

Мин, Закирова Зөһрә Хәбибулла кызы, 1909 нчы елда Беренчемай районы (Әлмәт районы) Елховой авылында тудым. 3 сыйныф белемем бар. 1929 елда Закиров Ләбип Гыйззатулла улына кияүгә чыктым. 1931 елда колхозга эшкә кердем. Яхшы гына яшәп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланды. Бу 1941 елның 22 нче июне иде. Ирләрне сугышка алдылар. Минем ирем 1941 елның августында сугышка китте.