Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

«Муса абый-балаларның якын дусты»

Корпункт: 

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәсрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. 15 февраль көнне Герой-шагыйрьнең тууына 116 ел тулды. Шул уңайдан Югары Мактама авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Муса абый-балаларның якын дусты” исемле шагыйрьнең иҗатына күзәтү оештырылды. Балалар Муса Җәлилнең балачагы турында хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар.

«Шагыйрь һәм солдат»

Корпункт: 

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек, тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күзалдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. 1944 нче ел, 25 нче август.

Фронтовик, танылган татар язучысы һәм публицист

Корпункт: 

«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты 2021 елда фронтовик, танылган татар язучысы һәм публицист Әдип Маликовның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Записки солдата эпохи" исемле китап чыгарды. Китапны язучының улы Әнвәр Маликов әзерләде. Җыентыкта фронтовик, прозаик, шагыйрь, публицист Маликов Әдип Малик улының (1921-2009) әсәрләре, шулай ук аның турында очерклар бар. Китап киң даирә укучыларга, шул исәптән балаларга да тәкъдим ителә.

Хәтер исән! 

Корпункт: 

Бик иртә дөнья куйган әтием – Абдуллин Мохиббулла Хөббәт улы турында мин мәрхүмә әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Аз сүзле, тыйнак, бик талантлы ир-егет булган ул: искиткеч моңлы итеп җырлаган, рәсем ясаган, балта остасы булган. Тирә-якка бер аучы, дип тә өстиләр иде әти турында сүз чыкканда. Аучылыгының сәбәбен мин соңрак аңладым – әти Бөек Ватан сугышында разведчик булган икән бит! Өлкән разведчик, отделение командиры, сугышчан бүләкләр иясе. Кыскасы, сугышның беренче көненнән алып, соңгы көненә кадәр ил азатлыгы өчен көрәшкән батыр ул.

Холокост корбаннарын искә алу көне

Корпункт: 

27 гыйнвар көнне Кичучат мәдәният йортында "Холокост корбаннарын искә алу көне" дип исемлэнгэн әңгәмә үткәрелде. Китапханәчедән катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында Кырымда яһүдләрнең күпләп юкка чыгуының тарихи фактлары турында белделәр. Катнашучылар Холокост корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бүген Бушмунча мәдәният хезмәткәрләре дә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Холокост корбаннарын искә алдылар.

Холокост фаҗигасе.

Корпункт: 

Түбән Абдул мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан,Освенцим лагерен азат итү көненә багышланган «Холокост фаҗигасе» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның "Холокост" исеме астында тарихка кереп калган варвар җинаятьләре турында җирле музейда фильм күрсәтелде. Холокост турында хатирәләр безгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен тагын бер кат искә төшерделәр. Без хәтерлибез …....

Ленинград блокадасы Россия тарихында

Корпункт: 

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели. Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә. "Блокада.Дети" дип аталган кыскаметражлы фильм- блокадада калган бер кыз-бала язмышы турында, Түбән Абдул мәдәният йортында күрсәтелде.

27нче гыйнвар көне тарихта

Корпункт: 

27 нче гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы өзелүгә 77 ел тулды. Ленинград шәһәре халкы 872 көн фашистлар камалуында булды. Ач үлемле, канлы камалуда бик аз кешеләр генә исән калды. Канлы камалу көннәре, сугышлар беркайчан да онытылмый. Сугышлар булмасын! Аяз күкләр, тыныч тормыш телибез!🌺

Мәңге онытылмас хатирә.

Корпункт: 

1945 елның 27 гыйнваре кешелек тарихында зур урын алап тора. Бу көнне совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) нацистлар кулыннан азатитә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.

Әлмәт волонтерлары ветераннарга ярдәм итә

Корпункт: 

Әлмәт шәһәренең 23 мәктәбенең Җиңү волонтерларының мәктәп отряды Яхина Фатыйма Яхин кызы янына бардылар. Ул 1924 елның 19 февралендә Минзәлә районында туган. Быел аңа 98 яшь тула. Ветеран 17 яшендә фронтка китә. 1 һәм 2 Белоруссия фронтларында зенит гаскәрләрендә сугыша. Сугышка кадәр авыл китапханәсендә эшләгән. Шулай ук "Игелекле Әлмәт" шәһәр штабы волонтерлары Сабирова Минисә Мифтах кызы янына бардылар. Сугыш башлану белән аны торф чыгарырга алалар, аннан авырый, өенә кайтып китә.