1941 елның 22 июнь көне – егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн.
Сигез дистә ел вакыт узса да, бу көн халкыбыз хәтерендә мәңге онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр. 1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. Миллионнарча гаиләләргә кара кайгы өстәп, аналарны –газиз балаларсыз, хатыннарны –тол, сабыйларны – ятим, илне асыл улларсыз, каһарман кызларсыз калдырды.
Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә - яшь, күңелләрдә - мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. "Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын", - ди алар. Җиңү таңының, бу тынычлыкның бәһасе бик кыйммәт икәнен белә шул алар. Без дә онытмасак иде.
2021 елның 22 июнь көнне Миңлебай авылы Җиңү Паркында чәчәк бәйләмнәре куелды.
Төзүче Гизатуллина А.К. Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музее мөдире.