Авылдашыбыз Даутова Мәхлисә Габделхак кызы 1923 елда Әлмәт районының Миңлебай авылында туа.
1941 елның 21 июнендә ул Чистай медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамлый.
22 июнь көнне алар бөтен курс белән фронтка китте...
Мәхлисә Габделхак кызы Воронеж фронтка эләгә һәм 21 армия медицина пунктында шәфкать туташы булып хезмәт итә башлый. Яшь шәфкать туташы каны күп солдатларның гомерен саклап калган Ирекле Донор.
Сталинградта аларның госпитале бомбага эләгә, Махлиса яралана һәм контузия ала. Госпитальдә дәваланганнан соң, аны хәрби хезмәт өчен яраксыз табалар һәм запаска җибәрәләр. Бу вакытта Мәхлисә Даутованың күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «1 дәрәҗә СССР Доноры», «2 дәрәҗә СССР Доноры»медальләре бизәгән инде.…
Ул Ош шәһәренә әйләнеп кайта һәм анда комсомол комитетының икенче секретаре итеп билгеләнә.
Фрунзе шәһәрендә ул медицина институтына укырга керә һәм аны 40 яшендә тәмамлый.
1969 елда Түбән Кама шәһәренә килә һәм үзәк эшли.1979 елда Мөхлисә Даутова авыр һәм озак авыруыннан соң 56 яшендә вафат була.Әлмәт районының Миңлебай авылындагы урамнарның берсе Мөхлисә Даутова исемен йөртә.
Мәгълүмат һәм фотографияләр Фатих Кәрим исемендәге мемориаль музей архивыннан алынды.
Фатыйх Кәрими исемендәге мемориал музей Халилова Э.Р.








