- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек, тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күзалдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. 1944 нче ел, 25 нче август. Бу дәһшәтле көнне патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның унбер көрәштәшенең тормыш юлына нокта куела. Ләкин бернинди явыз үлем, бернинди дошман гильотинасы анны безнең арадан алып китә алмый. Муса Җәлил — үлемсез. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Үзенең үлемсез шигырьләрендә яши.
Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсәдә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши.
Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилгә багышлап Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музеенда ел саен Бөек шагыйрь-герой Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә оештырыла, төрле чаралар уза. 2022елның 15 нче февралендә, геройның туган көненә багышлап, Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихымузеенда «Шагыйрь һәм солдат» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең моабит дәфтәреннән бастырылган шигырьләр җыентыгы, каләм, кара савыты, яктырткыч, замандашларының истәлекләре китаплары белән танышумөмкинлегедә бар.